Агачка бизәк төшерү - ерак үткәннәрдән килә торган сәнгать төре . Безнең эра башланганчы ук, кешеләр агачтан инструментлар һәм башка йорт кирәк-яракларын ясарга өйрәнеп, аларга матур һәм оригиналь кыяфәт бирергә мөмкин дип уйлаганнар. Агач эшләнмәләренә бизәк төшерү мастер классында балалар мөстәкыйль рәвештә агач тактага бизәк төшереп, акриль буяулар кулланып , буяу эше белән шөгыльләнделәр; пумала белән дөрес эшләргә, төрле төсләрне яраклаштырырга өйрәнделәр. Балалар чарадан канәгать калдылар,аларның иҗат җимешләре әниләренә 8 март бүләге булды.
Саба туган якны өйрәнү музеенда татар язучысы, журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, журналистлар берлегенең Х.Ямашев исемендәге бүләге лауреаты, «Бәллүр каләм» призы иясе Тәлгать Самат улы Нәҗмиевны искә алу кичәсе уздырылды. Ул - татар халкының күренекле улы, иҗаты һәм хезмәтләре белән күпләрнең күңелен яулаган шәхес. 1950 елның 1нче мартында Кукмара районы Байлангар авылында туып үскән. Ул утыз елга якын “Саба таңнары” газетасында мөхәррир булып эшләү чорында республикада танылган жәмәгать эшлеклесенә, районыбызның легендар шәхесенә әйләнде. Утыз өч еллык иҗади эшчәнлеге дәверендә 16 китап чыгарды. Казанның 1000 еллыгы медале, Татарстан Президентының Рәхмәт хатлары, бик күп министрлыкларның һәм жәмәгать оешмаларының Мактау грамоталары, Дипломнары белән бүләкләнде. Аның исеме 2005 елда Мәскәүдә нәшер ителгән “Лучшие люди России”, 2014 елда “Татарстан портрет современника” һәм Татар энциклопедияләренә кертелде. 2014нче елда Шәмәрдән авылы, 2015нче елда Кукмара районы Байлангар авыл китапханәләренә Тәлгать Нәҗмиев(вафатыннан соң) исеме бирелде. Очрашуда тормыш иптәше Лемара ханым аның эшчәнлеге, иҗаты, яшәү дәверендә булган күңелле мизгелләр белән уртаклашты. Шулай ук Тәлгат Самат улының хезмәттәшләре язучы, журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлсинә Галимуллина, Фәнил Мәүлетов та уй-фикерләре белән уртаклаштылар, бергә эшләгән вакытларны, күңелле вакыйгаларны искә төшерделәр. Шулай ук катнашучылар да аның язган хикәяләрен, мәзәкләрен укыдылар, фикер алыштылар. Язучыга багышланган күргәзмәгә күзәтү дә ясалды.
Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Саба туган якны өйрәнү музеенда “Дан һәм бүләкләр өчен түгел“ дип исемләнгән батырлык сәгате үтте. Чарага килгән төрле яшьтәге егетләребез, алай гына да түгел, хәрби киемнәр киеп алган кызларыбыз белән “Нәрсә ул батырлык?”, “Батырлык эшләү өчен нинди булырга һәм нәрсә эшләргә кирәк?”, “Һәр кешедә батырлык эшли аламы?” дигән сорауларга җаваплар эзләп, тылда, көндәлек тормышта гына да нинди зур эшләр, яхшылыклар эшләп булганлыгы турында сөйләштек. Алай гына да түгел, безнең әйләнә-тирәбездәге гап-гади кешеләр, укучы егет һәм кызлар эшләгән изге эшләрнең дә нинди зур нәтиҗәләргә китергәнен һәм ул кечкенә генә бер адымның да зур батырлык икәненә кичәгә килгән кунаклар мисалында тагын бер кат инандык.
Әлеге очрашуга истәлеге итеп Тенеки авылыннан килгән волонтерыбыз Фидәил Хисамиев музей фондына даими саклануга 7 предмет бүләк итте, алар исә музейның Сабабыз волонтерлары эшчәнлегенә багышланган вакытлы күргәзмәсендә урын алды.
24 февраль көнне Саба Балалар сәнгать мәктәбе Шәмәрдән филиалында "Бакый Урманче. Тормыш һәм иҗат" исемле лекция-әңгәмә узды (укытучысы Мифтахова Ф.И.) Бакый Урманче - совет татар рәссамы, скульптор, график, РСФСРның халык рәссамы, ТАССРның халык рәссамы, Габдулла Тукай исемендәге премия лауреаты. Лекция-әңгәмә барышында укучылар бөек татар рәссамы иҗаты белән таныштылар, аның картиналары мәдәниятләр кисешкән урында туган кеше рухының көче һәм матурлыгы белән таң калдыра. 7 укучы катнашты.
21 февральдә Халыкара туган тел көне билгеләп үтелә. Сатыш авылы “Кояшкай” балалар бакчасында “Минем туган телем!” дигән темага уен сәгате үткәрелде. Чара мәктәпкәчә яшьтәге балаларның туган тел, тел һәм мәдәни традицияләр, һәр кеше тормышында туган телнең әһәмияте турындагы күзаллауларын киңәйтүгә юнәлтелгән иде. Викторина, рус, татар халык әкиятләре, мәкальләре һәм әйтемнәре конкурсларында балалар зур кызыксыну белән катнаштылар, табышмакларга җаваплар таптылар. Балалар белән әңгәмә барышында , бу көн дөньяда булган һәм юкка чыгучы телләрне саклау һәм үстерү максатыннан билгеләп үтелүе, барлык телләр тигез дип танылуына, без аңа җитди карарга һәм сакларга тиеш икәненә басым ясалды, мәктәпкәчә яшьтәге балаларның рухи нигезләрен формалаштыруга, балаларның танып белү һәм иҗат активлыгын булдыруга ярдәм итте.
20 февраль көнне укытучы Свищева Л.А. Ватанны саклаучылар көне уңаеннан 2 нче сыйныф (8 ФГТ) укучылары һәм аларның әтиләре өчен «Көчле, җитез, биюче!» дип исемләнгән спорт-хореография бәйрәме үткәрде.
Ахырда парлар төрле стильдәге музыка астында импровизация ясадылар һәм гомуми йомгаклау биюендә катнаштылар. Чара тантаналы бүләкләү һәм истәлекле фотосессия белән тәмамланды.
Саба район үзәк китапханәсендә “Мишә дулкыннары” берләшмәсенең Илнур Ибраһимов иҗатына багышланган “Язмышымнан бүләк” дип исемләнгән чара үткәрелде. Чараны Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы үзенең җылы сүзләре һәм изге теләкләре белән ачып җибәрде. Ул үз чыгышында җирле авторларның иҗатын халыкка җиткерүнең мөһимлеген һәм мондый очрашуларның тәрбияви әһәмиятен билгеләп үтте. Илнур Ибраһимов үзенең шигърияткә ничек килүе, беренче шигырьләре һәм иҗат дөньясының серләре белән уртаклашты. Авторның шигырьләрендә туган якка мәхәббәт, тормышның тирән мәгънәсе һәм кеше язмышы турындагы фәлсәфи уйланулар аеруча ачык чагыла. Шигърият һәм көй бергә үрелеп барган бу кичәдә авторның сүзләренә иҗат ителгән җырлар да яңгырады. Районыбыз җырчылары Ленур Биктимеров һәм Зөлфәт Саматов башкаруындагы моңлы җырлар тамашачыларның күңеленә үтеп керде, чарага аеруча тантаналы һәм шул ук вакытта дустанә төсмер өстәде. Китапханә хезмәткәрләре дә читтә калмады: алар авторның эчтәлекле, күңелгә үтеп керерлек шигырьләрен сәнгатьле итеп укып, фикерләрен җиткерделәр. Чарада катнашучылар да авторның иҗатына югары бәя бирделәр, теләкләрен белдерделәр. Кичә бик җылы, ихлас һәм дустанә мохиттә узды. Мондый очрашулар күңелләргә рухи азык бирү белән бергә, әдәбиятка, туган телгә булган мәхәббәтне тагын да арттыра.
Үзәк китапханәдә “Мин кулыма китап алам” проекты кысаларында, Саба гимназиясенең 6 “Б” сыйныф укучылары өчен “Герой- шагыйрь Муса Җәлил” дип исемләнгән интеллектуаль- әдәби уен үткәрелде. Уен 5 өлештән торды: “М.Җәлилнең тормыш юлы”; “М.Җәлил иҗаты”; “М.Җәлил шигырьләрен беләсезме?”; “Сез игътибарлымы?”; һәм “Серле сандык”. Укучылар бер дә сынатмадылар, актив катнашып, биремнәргә дөрес җавап биреп үз белемнәрен, осталыкларын күрсәттеләр.
“Гаилә белән китапханәгә” проекты кысаларында, 17 февраль көнне үзәк китапханәдә 23 февраль- Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, “Ватанны саклау- изге бурыч” дип исемләнгән патриотик чара уздырылды. Чарада Ягъфәров Раиф абый оныгы Аяз белән, Закиров Фәнис улы Айзат белән, Сәлимов Ильнар улы Булат белән, Фагмиев Рөстәм улы Ранэль белән, Ханов Зәбир улы Ильяс белән, Исхаков Руслан улы Әмирхан белән, Харисов Рөстәм улы Азамат белән төрле уен- биремнәрдә катнашып, актив,бердәмлекләрен күрсәттеләр. Раиф абый һәм әтиләр үзләренең Ватанга хезмәт иткән вакытларының истәлекләре белән уртаклаштылар.Чараның икенче өлешендә бергәләп фоторамка бизәү мастер классында катнаштылар. Ханов Зәбир чараны матур җырлары белән ямьләндерде.Чара ахырында Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы катнашучыларга теләкләрен җиткереп, истәлек бүләкләр тапшырды.
17 нче февраль көнне Саба балалар сәнгать мәктәбендә музыка бүлеге укучылары өчен, Ватанны саклаучылар көненә багышланган "Ватанның тугъры уллары",- дигән шигърият кичәсе үтте. Әлеге чараны фортепиано бүлеге укытучылары Хафизова Чулпан Фәнис кызы һәм Хаҗиева Зилә Зариф кызы үткәрде.
Шигърият кичәсендә махсус хәрби операцияда катнашучы солдатларга багышланган "Сугыш безгә үз канаты белән кагылды ...",- дип аталган шигырьләр җыентыгы тәкъдим ителде.
Шигырьне укучылар үзләре укыдылар. Җыентыкта тәгъдим ителгән шигырьләр- катлаулы һәм шул ук вакытта сугыштагы чынбарлыкны җанлы һәм эмоциональ чагылышы булып тора.
Ул Россия солдатларының патриотизмы, батырлыгы, ныклыгы белән сугарылган.