5 октябрьдә илебездә укытучылар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Бу бәйрәм көн саен үзләрен җәмгыять һәм ил өчен кирәкле эшкә – балаларны тәрбияләүгә һәм укытуга, аларны хәзерге җәмгыятьтә тормышка әзерләүгә багышлаган кешеләрне берләштерә.
Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбендә Саба муниципаль районының беренчеләр хәрәкәте кураторы Хаҗиев Илнар Илдар улы белән сыйныф очрашуы узды.
2025 ел-“Ватанны саклаучылар елы” уңаеннан Шекше төп мәктәбендә солдат белән очрашу үткәрелде. Очрашуга ВДВ өлкәсендә хезмәт итеп, әле күптән түгел генә туган якларына әйләнеп кайткан Мубараков Илнур Газинур улы килде.
Балалар үзләренең спектакльләрендә биюләр, шигырьләр ярдәмендә тамашачыга Планетабызны саклауның мөһимлеген җиткерделәр.
1 октябрь көнне район мәдәният йортында әнә шундый исем астында район күләмендә Укытучылар көненә багышланган тантана узды. Әлеге бәйрәмдә мәгариф өлкәсендәге нәтиҗәле хезмәтләре өчен дәүләт бүләкләренә ия булган иң яхшы педагоглар һәм тәрбиячеләрне Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Нургали улы Минниханов котлады. Мәгариф идарәсе җитәкчесе Илфат Фоат улы Шакиров үз эшләрен намус белән, яратып һәм югары профессиналь дәрәҗәдә башкаручы педагогларны бәйрәм белән котлап, авыр һәм мактаулы хезмәтләрендә уңышлар теләде, алдынгы педагогларга мәгариф идарәсенең Мактау грамоталарын тапшырды.
2025 елның 27 сентябрендә «Казан» Агросәнәгать паркы территориясендә «Осталар шәһәре-2025» республика авыл хуҗалыгы продукциясе һәм техник иҗат әйберләре ярминкә — күргәзмәсе узды.
Турслетның программасы бай булды, биредә бау паркы да, төеннәр бәйләү дә, учак җыю да, спорт лабиринты, каршылыклар полосасы этабы да бар иде. Барысына да үзләрен туристлык һәм спорт күнекмәләрендә күрсәтү мөмкинлеге булды.
25 нче сентябрь көнне Саба муниципаль районы Мичән гомумбелем бирү мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Галимуллина Альбина “Оста Саба” конкурсының “Яшь чәчтараш” юнәлешендә беренче урынга лаек булды.
25 сентябрьдә Саба мәктәбе базасында «Оста -Саба» чемпионатының мәктәп укучылары арасында « Чәчтараш сәнгате» компетенциясе буенча 27 укучы көч сынашты.
Түбән Шытсу төп мәктәбендә “Көзге бал”, “Көзге уңыш”,”Көзге ярминкә” бәйрәмнәре үткәрелде.