Бәйге сынаулары төрле номинацияларда дәвам итә. Декоратив - гамәли юнәлеш буенча өстәмә белем педагоглары мастер класслар тәкъдим итте. Бәйгедә Балалар Иҗат үзәге, Иштуган һәм Явлаштау урта мәктәпләре педагоглары Гимадиева З.Х., Хадиева Г.Р., Фаваризова Г.Г., Иванова С.В. катнаштылар.
Ике Басу Арташ “Күбәләк” балалар бакчасында мәдәният хезмәткәрләре һәм китапханәче катнашында “Көзге әкият” дип исемләнгән бәйрәм узды.
Перспективалы идеяләрне һәм практикаларны ачыклау һәм популярлаштыру, белем бирү учреждениеләрендә балалар иҗтимагый хәрәкәтенең ролен арттыру максатыннан, Килдебәк һәм Тимершык урта гомуми белем бирү мәктәпләре базасында, «Ел укытучысы» республика конкурсының “Иң яхшы педагог – оештыручы” номинациясе узды.
Югары Шытсу мәдәният йортында “Минем кечкенә ватаным” темасына чара үткәрелде. Максат: балаларның үз ватаннары турындагы белемнәрен киңәйтү, туган җирләренең тарихын белүгә кызыксыну уяту, мәхәббәт һәм горурлык хисе тәрбияләү.
Олы Арташ “Карлыгач” балалар бакчасында рәсем дәресе, тәрбияче Гөлинә Флорид кызының татар халкының орнаментлары, гореф-гадәтләре турындагы сөйләве белән башланып китте. Кызыклы хикәя слайдлар һәм картиналар белән үрелеп барды.
8 ноябрь көнне Балалар иҗат үзәге базасында район балалар Думасы активы, мәктәп Думалары спикерлары һәм педагог-оештыручылар катнашында киңәшмә булып узды.
Шәмәрдән лицее базасында «Юнармия» хәрәкәтенең җирле бүлеге слеты булып узды. Ачылу тантанасы "Юнармия" байрагын чыгарудан һәм юнармиячеләр тезелүеннән башланып китте.
Олы Шыңар “Әллүки” балалар бакчасында, район балалар бакчалары тәрбиячеләре өчен, “Балалар бакчасында предметлы үсеш бирүче тирәлектә эшчәнлек” темасына зона семинары булып үтте. Бакчабызның тәрбиячеләре һәм музыка җитәкчесе балалар белән берлектә кызыклы шөгыльләр, әкият-тамаша курсәттеләр.
Бүген Саба гимназиясенең актлар залында район мәгариф хезмәткәрләре профсоюзы оешмасының хисап-сайлау конференциясе узды. Анда мәгариф хезмәткәрләренең республика профсоюзы рәисе Ю.П.Прохоров, Мәгариф идарәсе җитәкчесе И.Ф.Шакиров, профком рәисләре, гомуми белем бирү учреждениеләре директорлары, балалар бакчалары мөдирләре катнашты.
Балалар иҗат үзәгендә район балалар Думасы активистлары белән берлектә берләшмәләрдә шөгыльләнүче укучылар арасында квест-уен булып узды. Әлеге чарада катнашучылар үзләренең осталыкларын төрле кызыклы чараларда сынадылар.