Агымдагы елның 13 -28 август көннәрендә узган “Ел лидеры – 2021” Республика балалар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләре лидерлары һәм җитәкчеләре конкурсында “11-13 яшьлек балалар иҗтимагый берләшмәсе лидеры” номинациясендә Эзмә урта мәктәбенең 8А сыйныф укучысы Азалия Мифтахова (җитәкчесе Зиганшина Н.С.) уңышлы чыгыш ясап кайтты.
Яңа уку елында 432 укучы тәүге тапкыр белем иленә аяк баса, 1 сыйныфка укырга керә. Район мәгариф системасының статистик мәгълүматларына тукталсак: 11урта, 6төп, 1башлангыч мәктәп - филиал, 1гимназия, 1лицей, 1кадет интернат - мәктәбе, 1сәләтле балалар өчен фәннәрне тирәнтен үзләштерүче интернат - мәктәп, Кызыл – Мишә һәм Корсабашта сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен мәктәп – интернат бар. Мәктәпләрдә барлыгы узган уку елында 3907бала белем һәм тәрбия алды.
Шекше төп гомумбелем бирү мәктәбенең бакча күренешләре
26 август көнне район балалар иҗат үзәгендә “Мәктәптә тәрбия эшен оештыруда заманча якын килү” дигән тема буенча тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларының секция утырышы узды.
Килдебәк урта гомумбелем бирү мәктәбе бакчасы күренешләре
24 август көнне Район мәдәният йортында педагогларның традицион август киңәшмәсе үткәрелде. Киңәшмә эшендә муниципаль район башлыгы Минниханов Рәис Нургали улы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының өстәмә белем бирүне үстерү бүлеге җитәкчесе Шәяхмәтова Роза Искәндәр кызы, Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты директоры Җамалетдинов Рәдиф Рифкать улы, Башкарма комитет җитәкчесе, бүлек мөдирләре, авыл җирлеге Башлыклары катнашты.
Курсабаш «Кояшкай» балалар бакчасы күренешләре
Юнармиячеләрнең гражданлык һәм әхлакый ориентирларын формалаштыру, Россия Федерациясенең дәүләт символларына ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү максатыннан 20-22 август көннәрендә Саба муниципаль районының юнармия отрядлары җитәкчеләре һәм юнармеячеләр тарафыннан Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көненә багышланган акцияләр үткәрелде.
И. С. Башкиров исемендәге Завод-Нырты урта гомуми белем бирү мәктәбенең бакча күренешләре
Олы Нырты “Миләшкәй” балалар бакчасы куренешләре