ШАЯН ТВда кунакта

2021 елның 3 ноябре, чәршәмбе

Кичә Саба районы Тимершык урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары, җитәкчеләр белән бергә, Шаян ТВ телеканалы өчен тапшыру төшерүдә катнаштылар. Мондый мөмкинлекне алар Шәүкәт Биктимеров исемендәге балалар театр сәнгате конкурсында чыгыш ясаганнан соң алдылар. Алар алып баручыларның сорауларына җавап бирделәр, үзләренең тәэсирләре турында сөйләделәр, уңыш серләре белән уртаклаштылар. Хабибрахманова Диләрә Рәсим кызы тамашачыларны конкурсның шартлары, үткәрү этаплары белән җентекләп таныштырды һәм киләсе елда да актив катнашырга чакырды. Телетапшырулар алып баручылар да, кунаклар да танышудан канәгать калдылар. Бу безнең мәктәп укучыларының Шаян ТВ телевидениесенең мондый төшерүләрендә соңгы катнашуы түгел дип өметләнәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International