Безнең бакчада милли татар ризыкларына флешмоб

2021 елның 27 октябре, чәршәмбе

Олы Шынар “Әллүки” балалар бакчасына йөрүче балалар Саба муниципаль районы мәгариф бүлеге оештырган “Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге” елына багышланган  “Милли татар ашлары” флешмобында актив катнаша. Һәр бала татар халкынын милли ризыгын пешерүне фотолар, видеолар итеп әзерли, рецептын яза. Ә тәрбиячеләр бу эшләрне социаль челтәрләргә урнаштырып бара. Балаларга һәм әти-әниләргә флешмобта катнашу бик ошый. Кечкенәдән күреп, әти-әни белән берлектә әзерләгән ризыкларыбыз гомер буе күңелдә сакланачак!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International