Өтернәс авыл клубы «шатлык кәрзине» акциясенә кушылды һәм балаларга Яңа ел кәефе бүләк итте.
Укучыларның кышкы ялларын күңелле дә,шул ук вакытта файдалы да итеп үткәрү максатыннан 1 һәм 2 сыйныф укучыларына "Чыршы янында күңелле уеннар" дигән чара узды
Бу чара бик матур традициягә әйләнде инде.Сату урыннарын матурлап бизәп , кайнар коймак һәм чәй белән сыйлап , барсының да күңелләрен күрергә тырыштык.
Без сату иткән урынга халык аеруча күп килә, чөнки махсус ясалган зур самавырдан чәй, пичтә пешереп биргән коймак бигрәктә тәмле була.
Алар тарафыннан әйтелгән, ишеткән рәхмәт сүзләре, киләчәктә тагын да илхамландырып эшләргә ярдәм итә.
Яңа ел-без балачактан түземсезлек белән көтеп ала торган бәйрәм, могҗизаларга өметләнеп көтәбез, үз территорияләребезне бизибез , матурлыйбыз .
"Спорт уеннары" түгәрәгендә шөгыльләнүче укучыларыбыз командасы район күләмендә уздырылган футбол ярышында 2 урынны яуладылар.
Эзмә урта мәктәбе активистлары ДЦП белән авыручы балаларга әлеге күңелле бәйрәм уңаеннан бүләк ясарга булдылар!
“Игенче “ ҖЧҖе баш инженеры Әскәров Ильяс Энгелис улы шушы көннәрдә 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.Гомеренең күркәм бәйрәмен якты йөз белән каршылый ул.
Авыл тормышы , авыл хезмәте күңелгә якын булганга , мәктәпне тәмамлаганнан соң, Тукай авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә.Механика бүлеген яхшы билгеләренә тәмамлап , туган ягы Киров исемендәге колхозга, хәзерге көндә “Игенче” ҖЧҖе автомеханик булып эшкә урнашып хәзерге көнгә баш инженер дәрәжәсенә күтәрелә.
🥈 Эзмә авыл жирлеге командасы икенче урын яулады.
5 декабрьдә Россиянең Хәрби дан көне билгеләп үтелә-1941 елның декабрендә Мәскәү янында Совет Армиясенең контрһөҗүме башлана.