Яңа елга территориябездә матурлык тудырдык!

2024 елның 24 декабре, сишәмбе

Яңа ел-без балачактан түземсезлек белән көтеп ала торган бәйрәм, могҗизаларга өметләнеп көтәбез, үз территорияләребезне бизибез , матурлыйбыз .

Ел саен "Игенче" ҖЧҖендә яңа елга җентекләп әзерләнәбез : территорияләрдә чыршыларны бизибез, кар сыннары ясыйбыз. Бу инде күркәм традициягә әверелде. Быел да хезмәткәрләр кардан төрле әкият персонажлары фигураларын зур кызыксыну белән ясадылар. Кар фигуралары елдан-ел кабатланмый. Төрле урман җәнлекләре бизәлгән чыршылар арасында үз урыннарын алдылар. Биредә Кыш бабай белән Кар кызы,  төрле  мультфильм геройлары бар. 

Без барыбыз өчен дә Яңа ел кәефе тудырырга тырышабыз !

Яңа ел якты өметләр, көч-куәт бүләк итсен, барлык изге теләкләрне чынга ашырсын һәм барлык кешегә дә бәхет китерсен!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International