“Игенче “ ҖЧҖе баш инженеры Әскәров Ильяс Энгелис улы шушы көннәрдә 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

2024 елның 10 декабре, сишәмбе

“Игенче “ ҖЧҖе баш инженеры Әскәров Ильяс Энгелис улы шушы көннәрдә 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.Гомеренең күркәм бәйрәмен якты йөз белән каршылый ул.

   Авыл тормышы , авыл хезмәте күңелгә якын булганга , мәктәпне тәмамлаганнан соң, Тукай авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә.Механика бүлеген яхшы билгеләренә  тәмамлап , туган ягы  Киров исемендәге колхозга, хәзерге көндә “Игенче” ҖЧҖе автомеханик булып эшкә урнашып хәзерге көнгә баш инженер дәрәжәсенә күтәрелә.

   Хуҗалыктагы хезмәт чорында Ильяс Энгелис улы үзен квалификацияле белгеч, югары оештыру сәләтенә ия җитәкче итеп танытты.Аның даими контроле астында машина –трактор паркының барлык обьектлары тәртиптә эшли , ремонт , профилактик чаралар үткәрелә. Аның турыдан-туры катнашында машина-трактор паркының ремонт-торгызу базасы ныгытыла, механизаторларның һөнәри дәрәҗәсе күтәрелә,  нормалар даими үтәлә, бу хуҗалыкта югары һәм тотрыклы уңыш алуга ярдәм итә.

   И.Э. Аскаров   коллективта зур хөрмәт һәм абруй казанган, тәҗрибәле остаз, авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләүче хезмәттәшләре һәм белгечләре белән киңәшләшеп , уртак фикергә килеп эшли.  

   Авыл хуҗалыгы тармагында югары хезмәт казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте нәтиҗәсендә  Ильяс Энгелис улы  күп тапкырлар рәхмәт хатлары , мактау грамоталары белән бүләкләнә .”Атказанган механизатор” исеменә ия булган хезмәткәребезгә, быел  Рәсәй Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы Рәхмәтен тапшырдылар.

   Юбилярыбызны чын күңелебездән  котлыйбыз. Ныклы  сәламәтлек, һәр туган көннән ямь табып яшәвен телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International