8 май көнне Эзмә һәм Иләбәр авылларында узган Җиңү бәйрәменә багышланган митингта ҖЧ “Игенче” җәмгыяте җитәкчесе Зарипов А.З катнашты. Бәйрәм ике авылда Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган обелескка венок салу һәм алар истәлегенә бер минут тынлык белән дәвам итте.
6 май көнне Эзмә мәктәбе укучылары “Георгий тасмасы” акциясенә кушылдылар, Бөек Ватан сугышы ветераннары каберләре тирәсенә Георгий тасмаларын беркеттеләр.
Эзмә авыл жирлегендә олы юл буйлары жыештырылды.
Бөек Ватан сугышында Җиңү көне алдыннан 27 апрельдән 7 майга кадәр бөтен Россия буйлап "Ветеранга кунакка" акциясе уза.
"Чисталык - 2024" акциясенә кушылып, Өтернәс авылы халкы өмәдә
Эзмә авыл җирлегендә «Георгий тасмасы» бөтенроссия акциясе.
"Игенче" ҖЧҖдә арпа чәчү автив бара: ике агрегат җәлеп ителгән.Чәчү ике сменада оештырылган .Кировец К 742,"Нью Холланд" чәчү комплексында механизаторлар:- Сафиуллин Инзиль , Сәмигуллин Айзат,Сәгыйтов Рәсим, Мирзегаләмов Рамилләр эшли.
24 апрель көнне Эзмә мәдәният йортында Эзмә урта мәктәбе укучылары белән бергә бию көненә багышланган "Биеп яшә!" дип исемләнгән бию фестивале узды.
“Казан” агросәнәгать паркында узган ярминкәләрдә ҖЧ “Игенче” җәмгыяте дә бик теләп катнаша.
Быелгы язгы ярминкәләргә килгән кунакларны, сатып алучыларны, мичтә пешкән коймак, кайнар чәй, удмурт халкының милли ашы булган перепечләр белән сыйладылар.
Әхмәтов фермер хужалыгында язгы кыр эшләре башланып китте.