Волонтёр көне

2025 елның 5 декабре, җомга

Волонтерлар хәрәкәте безнең илдә 1980 еллар ахырында барлыкка килә. Волонтерлык үсешенең беренче үзәге 1990 нчы еллар башында төзелгән «Мәскәү шәфкать йорты» хәйрия фонды була. Бүген Россиядә якынча җиде миллионнан артык волонтер бар. Волонтерлар – бик җаваплы, актив кешеләр. Чаралардан тыш, хәйрия эшләре дә волонтерларны читләп узмый. Әлеге уңайдан бүген район күләмендә үткәрелгән чарада мәктәбебезнең иң актив волонтерлары катнашты. Эзмә мәктәбе исә районда волонтерлар хәрәкәтендә актив эш алып барган өчен Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International