Агротехнологик сыйныф ачылды

2025 елның 25 ноябре, сишәмбе

25 ноябрь көнне МББУ "Эзмә урта гомуми белем бирү мәктәбе" ндә «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» илкүләм проектының «Агросәнәгать комплексында кадрлар» федераль проекты кысаларында «Нәтиҗәле терлекчелек һәм заманча азык» юнәлешендәге агротехнологик сыйныф ачылды. Әлеге тантаналы чарада Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Азат улы Җәббаров, районыбыз башлыгы Рәис Нургали улы Миннеханов, Казан дәүләт аграр университет ректоры Илшат Габделфәрт улы Нуриев, Саба районы авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Гафур Шәйхулла улы Хәсәншин, Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Рәшит улы Кәримов, Җаваплылыгы чикләнгән "Игенче" җәмгыяте җитәкчесе Алмаз Зөфәр улы Зарипов, Эзмә авыл җирлеге башлыгы Райнур Гыйльфан улы Әхмәтов катнаштылар.
Агротехнологик сыйныф укучылары кунакларга төрле остаханәләр тәкъдим иттеләр.
Агротехнологик сыйныфта уку-укучыларыбызга заманча агротехнологияләрне тирәнтен өйрәнү, тикшеренү эшчәнлеге белән шөгыльләнү, авыл хуҗалыгы һәм җитештерү тармагы өлкәсендә профориентацион юнәлеш бирү мөмкинлеге дә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International