ЯҢАЛЫКЛАР


6
гыйнвар, 2024 ел
шимбә

Пүкәл авылында яшәүче Вәлиева Гөлҗифар Әхмәтхан кызы бүген үзенең олы бәйрәмен 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
 
Тэги: Эзмә авыл җирлеге Эзмә мәдәният йорты

28
декабрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

     Җаваплылыгы  чикләнгән " Игенче"  җәмгыяте территорияләре быел да  әкияти матурлык дөньясына әверелде. Яңа елны каршылау алдыннан бәйрәм атмосферасы тудырырга  тырышты хезмәткәрләр.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

      Әле балалар гына түгел, үзебез дә бик түземсезләнеп көтәбез Яңа ел күчтәнәчләрен. Чөнки беләбез, безнең җәмгыятьтә бер нәрсә дә кабатланмый һәм бер төрле булмый! Ел саен безнең Кыш бабай бүләге булган - тәм-томнар тутырылган Яңа ел капчыгы төрләнә, авырая.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

22
декабрь, 2023 ел
җомга

    Күпчелек кеше өчен Яңа елны каршылау –яңа могҗиза, яңа бәхет көтү.

    20 нче декабрь көнне җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыяте , Шекше мәдәният йортында  , җәмгыятьтә эшләүче хезмәткәрләр өчен , Яңа елны каршылау  кичәсе уздырды. Шушы матур чара тулысынча хуҗалыкның үз көче белән үткәрелде. Бәйрәм төрле  уеннар, көлкеле күңел ачулар, җыр-биюләр, концерт номерлары  белән алышынып барды.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

21
декабрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

19 декабрь көнне Эзмә мәдәният йортының  “ Моң “ халык театры  “Тыкрыкта булды бу хәл” исемле комедиясен сәхнәләштереп, Явлаштау халкына тәкъдим иттеләр.Спектакль тамашачылар тарафыннан бик җылы кабул ителде. «Моң»   халык театр коллективына алга таба да иҗади уңышлар телибез.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

9
декабрь, 2023 ел
шимбә

Патриотик тәрбия кысаларында, Эзмә мәктәбендә Ватан Геройлары көненә багышланган митинг оештырылды.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

Эзмэ авыл җирлеге футболчылары Шәмәрдән зонасында югары лиганың өченче призерлары булдылар.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

Эзмә авылында Ватан геройларын искә алдылар.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

7
декабрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

    «Игенче» ҖЧҖдә көн саен  юлларны кардан арындыру өчен барлык төр техника да әзер. Кышкы юлларны чистартырга : өч  МТЗ- 1221 , Т -150, К-700 тракторлары, грейдер һәм Камаз машинасына тагылган кар эттергеч көрәк файдаланыла. Шекше, Алан-Елга, Сәрдә, Эзмә, Иләбәр, Өтернәс,Пүкәл, Олыяз, Түбән Утар авылларына алып баручы юлларны чистарту буенча эшләр алып барыла. Механизаторлар: Гыймранов Нияз, Каюмов Дамир, Газизов Минтимер , Галиев Илхам,  Тимергалиев Ришат, Сабирҗанов Айнурлар 85 км озынлыктагы юлларны өзлексез җыештыруны тәэмин итәләр. Җәмгыять территориясенә керү юлларын, ферма, амбар, машина –трактор паркы  яннарын көндәлек  кардан , боздан арындыру эшләрен JCB тракторында Мамурзаев Радик башкара.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International