«Яхшы кәеф дулкынында»

2025 елның 20 июле, якшәмбе

20 июль көнне Өтернәс авыл клубы каршында ачык һавада «Яхшы кәеф дулкынында" дип исемләнгән чираттагы урам концерты булды. Концертта К.Мишә, Тимершик, Мишәбаш, Иске Мичән, Югары Симет, Пүкәл, Кибәче авылларының мәдәният хезмәткәрләре катнашты. Алар тамашачыларга моңлы җырларын һәм матур кәеф бүләк иттеләр! Ә тамашачылар аларны көчле алкышлар белән бүләкләделәр, артистларга рәхмәт белдерделәр. Концерт бер сулышта узды һәм барлык катнашучыларга җәйге якты хисләр бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International