"Барлык һөнәрләр мөһим, барлык һөнәрләр кирәк!»

2025 елның 23 июле, чәршәмбе

Бүген, 23 июль көнне, балаларда төрле һөнәрләргә кызыксыну, хезмәт кешеләренә хөрмәт тәрбияләү максатыннан, Өтернәс авыл клубында "Барлык һөнәрләр мөһим, барлык һөнәрләр кирәк!» исемле чара үткәрелде. Клуб мөдир Гыйлфанова Илүзә Хәсән кызы балаларга һөнәрнең нәрсә икәнен, профессионал булу өчен гомерлек эшне ничек сайларга кирәклеген сөйләде. Аннары табышмакларны чиштеләр, хезмәт турындагы мәкальләрне искә төшерделәр һәм кроссвордлар чиштеләр. Чара ахырында балалар үскәч кем булырга теләүләре белән уртаклаштылар, баллы күчтәнәчләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International