Саба районы Лесхоз бистәсендэ яшәүче Ишмухаметова Наилә Гаптерауф кызына 2024 нче елның 08 нче маенда 95 яшь тула.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгына багышланган Сабабаш авылында истәлекле агач утырту мизгеле.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгы уңаеннан Сабабаш авылында бәйрәм концерты.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгына багышланган Лесхоз бистәсендә истәлекле агач утырту мизгеле.
Лесхоз бистәсендә Парад һәм Билгесез солдат һәйкәле янында чәчәкләр салу.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгы уңаеннан Лесхоз бистәсендә бәйрәм концерты.
Лесхоз мәктәбе директоры укытучылары белән берлектә «Георгиевская лента» акциясендә катнаша
6 майда Лесхоз урта мәктәбе укучылары «Георгий тасмасы» акциясенә кушылып, Бөек Ватан сугышы ветераннары каберләре коймаларына Георгий тасмаларын беркеттеләр.
Бөек Ватан сугышында безнең солдатларның батырлыгы беркемне дә битараф калдыра алмый. Без, Лесхоз авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче белән берлектә, читтә калмадык һәм балалар белән Бөек Ватан сугышы вакытында рус халкының тормышы һәм батырлыклары белән танышу буенча зур һәм нәтиҗәле эш алып бардык. Ә бу эшне тәмамлагач, без "9 Май - Җиңү көне" дигән стена газетасын рәсмиләштердек.