12 апрель көнне Россиядә Бөтендөнья космонавтика көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан, 12 апрель көнне Сабабаш авыл клубы хезмәткәре Килдебәк авыл китапханәчесе белән берлектә «Йолдызлы маршрутлар» исемле викторина үткәрделәр. Бу көн кешелек өчен яңа офыклар ачкан беренче космонавт Юрий Алексеевич Гагаринның космоска очуы хөрмәтенә билгеләнгән. Чара барышында балалар Космонавтика үсешенең мавыктыргыч тарихы белән таныштылар: Юрий Гагаринның космоска очуы, беренче хатын-кыз космонавт Валентина Терешкова турында белделәр. Укучылар мавыгып космик табышмакларга, викторина сорауларына җавап бирделәр. «Космосның гаҗәеп дөньясы» китап күргәзмәсе белән кызыксынып таныштылар.