Шекше авыл җирлеге 26-нчы октябрь көнне Казан шәһәрендә авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнашты.
Шекше һәм Алан-Елга авылларында арендага яңа йортлар төзү дәвам итә.
6 октябрь көнне, Шекше мәдәният йортында, Өлкәннәр көненә багышланган, "Җырлыйбыз да, биибез дә, уйнап-шаярабыз да. Бер яшьлектә- бер картлыкта" дип исемләнгән бәйрәм концерты һәм кичә оештырылды. Бәйрәм табынына Шекше авыл җирлегенең барлык өлкән яшьтәге кешеләре дә чакырылган иде. Чара «Зиләйлүк» фольклор коллективы белән берлектә әзерләнгән концерт программасы белән башланып китте, алар барлык әби-бабайларны бәйрәм белән котладылар, җырлар җырладылар, биеделәр. Аннары сәхнәгә илле ел бергә гомер иткән һәм «алтын туйларын» билгеләп үтүче Нәзировлар гаиләсе чакырылды. Алар авыл халкыннан, иң якын туганнарыннан бүләкләр һәм котлаулар алдылар. Программаның бу өлеше «Ныклы гаилә» проекты кысаларында узды, гаилә тантанасын билгеләп үтүче парлар барысы өчен дә үрнәк булып тора.
Шекше һәм Алан-Елга авылларында яшьләр өчен аренда йортлары төзелеше дәвам итә.
Шекше һәм Алан-Елга авылында яңа йортлар салу эшләре башланды. Төзелешне «Инвестхолдингстрой» җәмгыяте башкара.
14 сентябрь көнне Шекше авыл җирлегендә “Бал туе” уздырылды. Бәйрәм Саба муниципаль районы авыл хуҗалыгы идарәсе, Шекше авыл җирлеге, ООО «Игенче», умартачы Мөхәммәтов М.М. һәм башка спонсорлар тарафыннан оештырылды. Бәйрәмдә Татарстанның бик күп районнарыннан, Башкортостан Республикасыннан килгән умартачылар һәм бал яратучылар катнашты.
5 сентябрь-Халыкара хәйрия көне. "Көзге игелек атнасы" – игелекле эшләр эстафетасы кысаларында, Шекше мәдәният йорты хезмәткәрләре Шекше төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары белән берлектә, "Игелекле башлангычлар көне"акциясе үткәрделәр.
Беренче сентябрь көнне Шекше төп гомум белем бирү мәктәбендә белем бәйрәме үткәрелде. Беренче класска 8 укучы керде.
Яшьлек-кеше гомеренең хисләр дулкынында кайнаган, хыял канатларында югарыга күтәрелгән иң матур чагы. Шушы сүзләрне истә тотып, 23 нче август көнне Шекше мәдәният йортында “Сәлам Сезгә Яшьлек иленнән” дип исемләнгән, авылыбыз яшьләре катнашында ял концерты узды. Әлегә чара җыр-бию, сәхнәләштерелгән күренешләр һәм уеннар белән үрелеп барды,кичә дискотека белән тәмамланды.
17 август көнне Шекше мәдәният йорты хезмәткәрләре Фотография көненә багышланган “ Елмай,сине төшерәләр!” дип исемләнгән яшьләр өчен кичә оештырдылар. Бүгенге көнне кешенең тормышын фотоаппарат һәм видеокамерадан башка күзаллап булмый, шуңа күрә дә без авылыбыз яшьләренә фотографиянең тарихын сөйләдек һәм видео күрсәттек. Шулай ук киң таралган фоторедакторлар белән булештек.