Кызыл-Мишә авылында иске коены торгызу буенча эшләр алып барылды. Коены ремонтлау теләген шушы авылда яшәүче Ахметвалиев Фарсил белдерде. Аның теләген махсус хәрби операциядә хезмәт итеп яраланып кайткан Биктимеров Ленур хуплап алып спонсорлык ярдәме күрсәтте. Нәтиҗәдә Ахметвалиев Фарсил, Биктимеров Ленур, Гыйлманов Рәмис бу эшне нәтиҗәле итеп башкарып чыктылар.
Тимершык авыл җирлегендә эчәргә яраклы су системасының төгәллеген, төзеклеген “Шемордан МПП ЖКХ” ҖЧҖ тәэмин итә. Алар үз эшләрен вакытында, төгәллек белән башкарып үтиләр.
2020 елдан башлап Татарстанда "Авыл территорияләрен комплекслы үстерү"дәүләт программасы гамәлгә ашырыла. Программа, аерым алганда, авыл халкын үтемле һәм уңайлы торак белән тәэмин итү өчен шартлар тудыруны, кадрлар потенциалын үстерүне, инфраструктураны булдыру һәм үстерү һ. б. күздә тота.
Программада авыл җирендә даими яшәүче, яшәү урыны буенча мәҗбүри теркәлүче һәм оешма эшчәнлеге өлкәсенә бәйле рәвештә бер елдан да ким булмаган авыл җирлегендә эшләүче гаилә яки РФ гражданы катнаша ала.
Субсидия күләме федераль һәм республика бюджетлары акчалары хисабына торак бәясенең 80 % ын тәшкил итә. җирле бюджет акчалары һәм (яки) эш бирүче – кимендә 20 % (җирле бюджет 1%+ эш бирүче 19%).
Төзелгән торак эш бирүченең финанс катнашында муниципаль милеккә яки уртак (җирле үзидарә органына һәм эш бирүчегә) рәсмиләштерелә һәм гражданга найм шартларында файдалануга тапшырыла.
Шәхес хезмәт килешүе буенча 5 ел эшләгәннән соң, тиешле эш бирүче белән торак урынын исәп – хисап бәясенең 10% тан артмаган бәядән, ә 10 ел узгач-1% тан артмаган бәядән сатып алырга хокуклы.
Бүгенге көндә Тимершык авыл җирлегендә дә шушы программага нигезләнеп 4 гаиләгә йорт төзелә.
Тимершык авыл җирлегенең Тимершык авылында «Мобиль агитация бригадалары» проекты буенча брендлы микроавтобус эшләде, аның барышында агитаторлар һәм кандидатларның ышанычлы затлары халык белән аралашты, АПМ басмаларын таратты һәм халыкка «Минем депутатым» системасы турында сөйләде.
Көек авылында гражданнарның үзара салым акчасына зират территориясендә агачлар кисү, куаклардан чистарту, төзекләндерү эшләре башкарылды.
Тимершык авыл җирлегендә тирә якны төзекләндерү эшләре ел дәвамында алып барыла. Үләннәрне чабу эшен «Тимершык урта гомуми белем бирү мәктәбе» МББУ укучылары башкара.
Кызыл-Мишә мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре балалар өчен "Безнең авыл чишмәләре!» дигән экологик экскурсия оештырдылар. Авылның өч чишмәсендә булдылар. Балаларга үсемлекләр, хайваннар һәм кеше өчен суның зур роле турында сөйләделәр. Балаларга чишмә суының кайдан килеп чыгуын, ни өчен файдалы булуын һәм ни өчен чишмәләрне сакларга кирәклеген белү кызык иде. Алар чишмәнең агып чыгуын, җирле халыкның суга килүен күзәттеләр. Балалар табигатьне саклауның, булганны саклауның мөһимлеге турында уйланырга тиеш.
Мингәр авылының урамнарында Республика программасы нигезендә иске су үткәргечне яңага алыштыру эшләре алып барыла.
8 июльдә «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык» көнендә Кызыл-Мишә авыл китапханәсендә «Җәй көненә китап белән бергә» дигән танып белү әңгәмәсе узды. Китапханәче башта борынгы гаилә традицияләре турында сөйләде. Аннан соң балалар «Гаилә серләре» конкурсында актив катнаштылар, гаиләләренең гореф-гадәтләре, һәм гаиләләренә үзләре ничек ярдәм итүләре турында сөйләделәр. Гаилә турында мәкальләрне, табышмакларны һәм шигырьләрне искә төшерделәр.
9 июльдә «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне» уңаеннан Кызыл-Мишә мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре балалар өчен «Гаилә: без бер-беребезгә кирәк» дигән табигатьтә ял оештырдылар. Балалар белән табигатьтә ял итүдән дә яхшырак нәрсә булырга мөмкин түгел?! Табигать безне саф һава, чәчәк исе һәм кошларның моңлы сайравы белән җәлеп итә. Саф һавада ял итү аларны смартфон артында даими вакыт үткәрүдән аерды. Балалар күңелле итеп ял иттеләр, үзара аралаштылар һәм хәрәкәтчән уеннар уйнадылар. Алар күтәренке рух һәм күп уңай эмоцияләр алдылар