ЯҢАЛЫКЛАР


23
сентябрь, 2024 ел
дүшәмбе

20 сентябрьдә Тимершык авыл җирлегендә «Милләтләр кроссы 2024» массакүләм ярышлары узды, алар традицион рәвештә көз көне халык арасында массакүләм физкультура-сәламәтләндерү хәрәкәтен популярлаштыру һәм сәламәт яшәү рәвешен оештыру максатларында үткәрелә.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

2020 елдан башлап Татарстанда "Авыл территорияләрен комплекслы үстерү"дәүләт программасы гамәлгә ашырыла. Программа, аерым алганда, авыл халкын үтемле һәм уңайлы торак белән тәэмин итү өчен шартлар тудыруны, кадрлар потенциалын үстерүне, инфраструктураны булдыру һәм үстерү һ. б. күздә тота.  Бүгенге көндә Тимершык авыл җирлегендә дә шушы программага нигезләнеп 4 йорт төзелеше алып барыла.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

Саба муниципаль районы Көек авылы Татарстан урамында ЩПС Республика программасы  нигезендә каты өслекле юл җәю эшләре башкарыла. Эшне “МДСУ Балтач”  ҖЧҖ башкара.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

10
сентябрь, 2024 ел
сишәмбе

Миңгәр авылының җирле әһәмияттәге юлында үзара салым хисабына асфальт-бетон катлыклы чокыр ремонты башкарылды . Эшне «МДСУ – 1»ҖЧҖ  башкарды.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

5
сентябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

1 сентябрь көнне Тимершык авылының Киров урамында яшәүче халык, китапханәче белән берлектә, "Уңыш - 2024" дип исемләнгән бәйрәм чарасы үткәрделәр. Алар әлеге көзге уңыш бәйрәменә бакчада үстерелгән яшелчәләрдән төрле әкият геройлары ясап күргәзмә эшләп куйдылар. Күргәзмәгә шулай ук, төрле яшелчә, җиләк - җимешләр , кышка саклау өчен әзерләнгән банкага ябылган ризыклар куелды.Бәйрәм барышында яшелчәләр турында төрле җырлар , шигырьләр башкардылар. Яшелчәләрнең күбесе Кашипова Тәскирә  бакчасында  үстерелгән муллык иде. Әлеге күңелле бәйрәм чарасы күршеләр белән җыелышып тәмле бәлеш белән сыйланып тәмамланды.

 

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

3
сентябрь, 2024 ел
сишәмбе

2 нче сентябрьдә Тимершык урта мәктәбендә һәм Миңгәр башлангыч мәктәбендә белем бәйрәменә багышланган тантаналы линейка булып узды.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

27
август, 2024 ел
сишәмбе

Тимершык авылы Зарә-тау урамының тау  кырыена 6000 мен  нарат агачы кәлшәләре утыртылды. Татарстан Республикасы көне уңаеннан бу истәлекле бер чара булып истә калачак.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

20
август, 2024 ел
сишәмбе

Иске Мичән авылындагы «Шәүкәт» күлендә  вакытсыз бакыйлыкка күчкән Тимершык авылы көрәшчеләре истәлегенә балык тоту ярышы уздырылды.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

Гражданнардан үзара салым хисабына Көек авылы зираты территориясендә агач кисү, куаклардан чистарту эшләре башкарылды, зират территориясе төзекләндерелде. Эшне «ТрансАгроКорм» ҖЧҖ башкарды.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

 

Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының Тимершык авылында республика программасы буенча светодиодлы яктырткычлар урнаштырылды. Эшне Балтач районының "Энергоресурс" ҖЧҖ башкарды.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге ОКС

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International