Олы Нырты авыл китапханәсе «Минем балачак – сугыш " исемле Бөтенроссия видеороликлар конкурсына кушылды.
Олы Нырты мәдәният хезмәткәрләре йорты балалар белэн, « Мин уземнең һөнәрем белән горурланам» дигән тема астында ,Олы Нырты авылы җирлегендә урнашкан оешмаларга сәяхәт оештырдылар. Һөнәр сайлау –язмыш сайлау дигән борынгылар. Балалар төрле хезмәт ияләренең һөнәрләрен күреп, үзләренә һөнәр сайлаганда дөрес юлны табарга юнәлеш алдылар.
14 август көнне Олы Нырты авыл җирлеге территориясендә "Бердәм Россия"партиясенең мобиль кабул итү бүлмәсе эшләде
Чәбия-Чурчи авыл клубы каршында Чәбия-Чурчи, Олы Нырты һәм Урта Нырты авыллары балалары катнашында "Без балачак иленнән" дип исемләнгән концерт булып узды.
Чишмәләрне һәм коеларны чистарту һәм төзекләндерү элек-электән изге эш булып саналды
«Ямьле Саба» проекты кысаларында Олы Нырты авыл җирлеге балалары өчен Язлы Арташ авылы буйлап экскурсия оештырылды. Балалар авылның матурлыгына һәм табигатенә сокландылар . Авылның Әкият йорты янында рәхәтләнеп фотога төштеләр. Балалар экскурсиядән бик күп уңай эмоцияләр алдылар. Соңыннан барысы да татлы бүләкләр алдылар
Олы Нырты авылында Авыл клублары һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре "Чиста су - матур Саба" дип исемләнгән экологик проект үткәрделәр.
Балалар өчен бик күңелле җәйге каникуллар дәвам итә. Аларның ялларын кызыклы һәм файдалы үткәрү максатыннан , Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре Лесхоз бистәсенә экскурсия оештырдылар. Урман музеның бай тарихы белән таныштылар. Андагы гүзәллек, матурлык һәркемнең күңеленә хуш килде. Балалар мәйданчыгында уйнап, ял итеп күңел ачып кайтты алар бүген.
Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен « Судагы могҗизалар » дигэн кызыклы чара оештырдылар.
Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче белән берлектә авылыбызның иң матур жиренә урнашкан – " Җәлил урамы "дип йөртелүче урамында - " Авылым кичләре " дип аталган кич утыру оештырдылар.