Байлар Сабасының үзәк чыршысы янында Олы Нырты авыл китапханәсе мөдире « Әдәби алан» дип исемләнгән бәйрәм чарасында катнаштылар . Бәйрәмнең кунаклары « Әдәби алан» проектында катнашкан балалар . Бу искиткеч бәйрәм Саба үзәк китапханәсенең хезмәткәрләре тарафыннан оештырылды .
Чәбия Чүрчи авыл клубында традицион лотерея билетлары уйнатылды. Башта мөдир кунакларны Яңа ел белән котлады. Иганәче буларак чыгыш ясаган Марат Әгъләмовка рәхмәт белдерде. Суперпризлар күп иде, барысы да канәгать калды. Кичә Яңа ел дискотекасы белән дәвам итте.
Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен “ Кыш бабайда кунакта” дип исемләнгән чыршы бәйрәме үткәрделәр. Бәйрәм дә балалар өчен төрле уеннар, конкурслар, җыр – биюләр оештырылды. Чыршы бәйрәме кыш бабай, кар кызы, әкият персонажлары, яна ел белән урелеп барды. Үзләренең һөнэрлэрен күрсәткән һәм дә актив катнашкан балаларга кыш бабай бүләкләр, баллы призлар бирде.
31 декабрь көнне Олы Нырты мәдәният йортында «Борчуларсыз, көлеп, шаярып-Бу Яңа елны каршылыйк»дип исемләнгән Яңа ел бал - маскарады булды. Бәйрәм театральләштерелгән тамаша белән башланып китте, аннары Кыш бабай белән Кар кызы, юлбарыс һәм куян ел символлары һәркемгә куаныч белән килде. Күңелле уеннар һәм конкурслар концерт номерлары белән үрелеп барды, алар бәйрәм тамашасын тагын да ямьләндереп җибәрделәр
Олы Нырты авылы китапханәсе мөдире балалар өчен ачык һавада "Чыршы утларың белән балкып тор" дигән уеннар оештырды. Кышын нинди уеннар уйный аласыз? Кышкы көннәрендә нәрсәдән сакланырга кирәк? Кышкы уеннар өчен нинди кагыйдәләр бар? Бу хакта китапханәче уен башланыр алдыннан яшь укучыларына сөйләде .
30 нчы декабрь көнне Олы Нырты авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре традицион рәвештә яңа ел лотереясы билетлары уйнаттылар . Якынлашып килүче Яңа ел белән барлык катнашучыларны да Кыш Бабай һәм Кар кызы чын күңелдән котлады.
Олы- Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре «Бусагада Кыш бабай һәм Кар кызы»дигән акция уздырдылар. Кыш бабай белән Кар Кызының өйдәге котлаулары-сабыйларга онытылмаслык тәэсирләр алып килүче бәйрәм һәм дулкынландыргыч вакыйга.
Чәбия Чүрчи авыл клубында, Олы Нырты авыл китапханәсе мөдире белән берлектә балалар өчен уенчыклар ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Балалар бик теләп эшкә керештеләр. Балалар төсле картон, кәгазь, клей, мамык шар һәм яхшы кәеф кулланып кыш бабайлар һәм чыршылар ясадылар. Без шулай ук бергә фотозона ясадык. Җылы, дустанә атмосфера һәм уртак хезмәт һәркемгә бәйрәмнең якынлашуын тоярга ярдәм итте.
Урта Нырты авыл клубында Яңа елны каршылауга әзерлек бара.
Олы Нырты балалар бакчасында балалар һәм аларның әти-әниләре өчен яңа ел фотозонасы ясадылар.