Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен “ Кыш бабайда кунакта” дип исемләнгән чыршы бәйрәме үткәрделәр. Бәйрәмдә балалар өчен төрле уеннар, конкурслар, җыр-биюләр оештырылды.
Чәбия-Чурчи авыл клубында «Бәхетле билет» дип исемләнгән Яна ел лотерей билетлары уйнатылды. Иганәчеләребезгә зур һәм кыйммәтле бүләкләр өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез. Барысы да бик канәгать калды, чөнки һәркем үз бүләген һәм бәйрәм кәефен алды.
Чәбия-Чурчи авыл клубында, Олы-Нырты авыл китапханәсе белән берлектә, «Тылсымлы бәйрәм - Яңа ел» дип исемләнгән Яна ел бал – маскарады узды. Мәдәният хезмәткәрләре бәйрәм кичәсен кызыклы итеп әзерләделәр. Яңа ел программасына кызыклы әкият геройлары да җәлеп ителде. Яңа ел жырлар һәм биюләр белән үрелеп барды. Төрле кызыклы конкурслар һәм күңелле уеннар уздырдык.
Олы Нырты мәдәният йортында «Яңа ел һәркемгә могҗиза буләк итсен» дип исемләнгән Яңа ел бал - маскарады булды. Бәйрәм театральләштерелгән тамаша белән башланып китте, аннары Кыш бабай белән Кар кызы, юлбарыс һәм куян ел символлары һәркемгә куаныч белән килде. Күңелле уеннар һәм конкурслар концерт номерлары белән үрелеп барды, алар бәйрәм тамашасын тагын да ямьләндереп җибәрделәр.Барысы да элеге бәйрәм белән канәгать калдылар, чөнки һәркем үз призын һәм бәйрәм кәефен алды.
Чәбия-Чурчи авыл клубы, Олы Нырты авыл китапханәсе белән берлектә, кардан сыннар ясады. Бергәләп Кыш бабай белән Кар кызын ясап куйдык. Быелгы Яңа елның символы – аждаһаны да онытмадык. Клуб каршы матур һәм үзенчәлекле булды.
Олы Нырты авыл китапханәсе мөдире башлангыч сыйныф укучылары һәм укытучылар белән берлектә "Татар халык уеннары" мәдәни - күңел ачу сәгате үткәрде ләр.
Халыкара инвалидлар көненә багышланган Инвалидлар Декадасы кысаларында, Олы Нырты авылы китапханәчесе "«Көчле рухлы язучылар" исемле китап күргәзмәсе оештырды һәм инвалид язучыларның китапларына күзәтү ясалды. Ихтыяр һәм рух көче, авырлыкларны җиңәргә батырлык, физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә төрле өлкәләрдә зур уңышларга ирешергә, актив тормыш алып барырга һәм авыр биеклекләрне үз юлларында яулап алырга мөмкинлек бирә.
Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре Украина территориясендә махсус хәрби операция геройларына багышланган Батырлык дәресе үткәрделәр. Балалар чын геройларның янәшәдә яшәвен, батырлык, туган илгә мәхәббәтнең патриот һәм чын Россия гражданы сыйфатларын белделәр. Свода катнашу өчен мобилизацияләнгәннәр арасында безнең якташларыбыз да бар.
Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре, Халыкара инвалидлар көне уңаеннан, безнең авыл җирлегенә кергән авылларда, мөмкинлекләре чикләнгән балалар янында булдылар. Кыш бабай белән Кар кызыннан яңа ел бүләге алу балаларга бик күңелле булды. Алар кыш бабайга җырлар, шигырләр сөйләделәр.
Олы Арташ авыл клубында, Әниләр көне уңаеннан, Олы Нырты авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, Язлы Арташ авыл клубы белән берлектә, әлеге мөһим вакыйгага багышланган «Дөньяның бар назы сезгә, әниләр" бәйрәм кичәсен оештырдылар. Әниләр көненең яхшы традицияләре бар. Бу көнне барлык әниләрне, әбиләрне, барлык хатын-кызларны хөрмәтлиләр һәм котлыйлар, алар көн саен балаларына мәхәббәт һәм кайгырту, игелек һәм наз бирәләр. Әниләрне котлап җырлар җырланылды, шигырьләр сөйләнелде, төрле уеннар уйнатылды.