Район фестивале "Буыннар тарихы-гаилә ядкаре"

2024 елның 12 ноябре, сишәмбе

Иске  Икшермә зонасында уздырылган  "Шәҗәрә" фестивалендә- Олы Нырты мәдәният йорты һәм китапханәсе  , Язлы Арташ, Чәбья Чүрчи, Урта Нырты авыл клублары белән берлектә, Әгъләмҗан  нәселе шәҗәрәсен туплап,  әзерләп, тамашачыга  тәкъдим иттеләр. Әлеге нәселнең төп тамырлары Язлы Арташ авылыннан башлана.Күркәм  һәм борынгы 8 буыны билгеле булган Әгъләмҗан  нәселе- киң тарихлы, бердәм, нәсел җепләрен бәйләп, аны саклап яшәүче гаилә. Бүгенге  "Буыннар тарихы -гаилә ядкаре" бәйгесендә аларның 50 якын  гаилә вәкиле катнашты. Нәсел агачы , милли ризыклар, гаилә ядкәрләре, кул эшләреннән торган кургәзмәне халык сокланып карады. Бабалары чын җир хуҗалары, урманчылар булган нәсел тарихы -сәхнәдә театральләштереп, әлеге гаиләнең үткәнен һәм бүгенгесен чагылдырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International