ЯҢАЛЫКЛАР


9
декабрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

    9 декабрь – Ватан геройлары көне . Ватан Геройлары - Советлар Союзы Геройлары, Россия Федерациясе Геройлары, Социалистик Хезмәт Геройлары исемнәренә лаек булган кешеләр. Шул уңайдан җирлектә сугышта һәлак булган авылдашларыбыз истәлегенә салынган обелискка чәчәкләр куелды

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге

Ел саен, 9 декабрьдә, Россиядә Ватан Геройлары көне яки гади Геройлар көне билгеләп үтелә. 

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге

1
декабрь, 2021 ел
чәршәмбе

   Олы Нырты җирлеге авыл мәдәният  хезмәткәрләре - « Йөрәк җылым сиңа, Әнием! " дип исемләнгән музыкаль-күңел ачу кичәсе оештырдылар». Уеннар, конкурслар, җырлы-биюләр үткәрелде, ә соңыннан әниләрне бәйрәм өстәле көтә иде.

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге

24
ноябрь, 2021 ел
чәршәмбе

    Ихтыяр һәм рух көче, авырлыкларны җиңүдә батырлык, физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә төрле өлкәләрдә зур уңышларга ирешергә, актив тормыш рәвеше алып барырга һәм үз юлларында катлаулы биеклекләрне яуларга мөмкинлек бирә. Бүген Рөстәм Нәбиев-танылган блогер. Ул тулы канлы тормыш белән яши, башкаларга ярдәм итеп, кешеләрдә соклану һәм алга барырга омтылу уята. Бүген  Олы Нырты авыл китапханәсе мөдире һәм Чабья Чурчи  авыл клуб мөдире  белән берлектә яшьләр өчен "Бөртекләп җыелган гомер" дип исемләнгән әдәби кафе оештырдылар. Чара барышында китапханәче яшь егетнең тормыш юлы, аның казанышлары, көчле характеры һәм максатчанлыгы турында сөйләде. Рөстәм Нәбиев тормышында булган фаҗигага - авыртуны, үлемне җиңүгә, Омск шәһәренең якты бистәсендә әзерлек үзәге казармасы җимерелгәннән соң кичергән һәр нәрсәгә аерым игътибар бирелде. 

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге

15
ноябрь, 2021 ел
дүшәмбе

      Олы Нырты авыл китапханәсе, Чәбия Чүрчи авыл клуб мөдире белән берлектә  , Татарстан Конституциясе көненә багышлап, "Конституция — Татарстанның төп законы" дип исемләнгән «Башваткыч» интеллектуаль уены үткәрделәр. Балалар Татарстан флагы һәм гербы, әлеге символлар төсләренең нәрсә аңлатканы, табигать, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы, республика халыклары фольклоры турындагы сорауларга җавап бирделәр.

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге

3
ноябрь, 2021 ел
чәршәмбе

    Рәсемнәр конкурсы-ул балалар һәм олылар фантазияләрен тормышка ашыру мөмкинлеге.  Олы Нырты авыл мәдәният йорты һәм Урта Нырты авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре мәктәп укучылары өчен -  "Балалар әкият ясый" дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрделәр. 

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге

29
октябрь, 2021 ел
җомга

        Олы Нырты авыл китапханәсе мөдире һәм Чәбия Чурчи авыл клуб мөдире, Завод Нырты урта гомуми белем  мәктәбенең 2 сыйныф укучылары, сыйныф җитәкчесе Сәфәргалиева Фирдания М. белән берлектә юбиляр шагыйрьләренә карата "Шигырь сөючеләр"дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрделәр. 

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге

27
октябрь, 2021 ел
чәршәмбе

  Олы Нырты һәм Урта Нырты  мәдәният йорты хезмәткәрләре, Завод Нырты урта мәктәбенең китапханәсенә сәяхәт оештырдылар.

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге

22
октябрь, 2021 ел
җомга

Чәбия-Чурчи авыл клубында балалар өчен "Көзге фантазия" дип исемләнгән мастер-класс үткәрелде

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге

20
октябрь, 2021 ел
чәршәмбе

        Олы Нырты авыл китапханәсе мөдире Ахметшина Л.Б. туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына багышланган "Без көчле ,бердәм халык" дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрде.Чараның максаты: башка халыкларның мәдәнияте турында күзаллауны гомумиләштерү, социаль хисләрне, үзара ярдәмләшү һәм дустанә мөнәсәбәтләрне үстерү.

 

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International