Россия-күпмилләтле ил, аның һәркайсы үз сәнгате, гореф-гадәтләре белән бай. Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирасы елы кысаларында, Олы Нырты җирлеге мәдәният хезмәткәрләре балаларда толерантлык, кызыксыну һәм башка милли мәдәниятләргә хөрмәт, төрле милләт кешеләре белән дуслык һәм бердәмлек хисе булдыру максатыннан «Без күпмилләтле төбәктә яшәүчеләр» дип аталган мәгълүмат сәгате үткәрделәр.