"Торак-коммуналь хуҗалыгының Шәмәрдән күптармаклы җитештерү предприятиесе" ачык акционерлык җәмгыяте Шәмәрдән авыл җирлеге территориясендә 788408.28 сумлык контракт нигезендә чәчәкләр утырту эшләре алып бара.
Шәмәрдән авыл җирлегендә тирә-якны төзекләндерү буенча максатчан эш алып барыла: җирлек территориясе җыештырыла, үләннәр чабыла, зиратларда өмәләр уздырыла.
9 май көнне Шәмәрдән авыл җирлегендәге учреждение җитәкчеләре, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан, Бөек Ватан сугышы ветераннары һәйкәлләренә чәчәкләр куйдылар һәм һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.
Санитар-экологик икеайлык кысаларында Шәмәрдән авыл җирлеге территориясендә чистарту эшлэре бара.
Шәмәрдән авыл җирлеге буенча 2019 елда гражданнардан 1241 мең сум күләмендә үзара салым акчасы җыелган. Бу акчалар җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү буенча түбәндәге эшләрне башкару өчен тотылачак:
- Авылларда балалар мәйданчыгын, шулай ук Кырбаш территориясен дә төзекләндерү;
- Мичәнбаш авылында су белән тәэмин итү челтәрләрен реконструкцияләү;
- Шәмәрдән авылында күмелгән урыннарны карап тоту;
- Шәмәрдән авылында җирле әһәмияттәге автомобиль юлларын ремонтлау.
- Шәмәрдән авылында җәяүлеләр юллары урнаштыру.
15 март көнне “Яшьлек” яшьләр үзәге хезмәткәрләре Шәмәрдәндә чаңгы спорт төрен яратучылар өчен берьюлы ике спорт бәйрәме уздырды. “Супер Спринт” ярышында 16 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында иң яхшы 4 чаңгычы ачыкланды. Чаңгычылар 1800 метр һәм 1300 метр араны тәшкил иткән дистанциядә үзара көч сынашты. Барлык җиңүчеләр һәм призерлар мактау грамоталары һәм акчалата призлар белән бүләкләнде.
Атказанган спорт мастеры, Сочида ике тапкыр Паралимпия уеннары чемпионы Рушан Миңнегулов призларына “Сәламәтлек чаңгысы” спорт ярышында исә 18 яшькә кадәр балалар катнашты. Биредә һәр катнашучы да грамоталар, медальләр белән, ә җиңүчеләр исә акчалата призлар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде.
По случаю 75-летия Победы в Великой Отечественной войне в Шеморданском СП были вручены юбилейные медали и подарочные пакеты вдовам участников ВОВ и ветеранам тыла.
2020 елның 1 мартында Кырбаш авылында "Киң Масленица"узды. Программада күңелле уеннар, җырлар, биюләр, конкурслар, карачкылар парады, театральләштерелгән тамаша, флешмоб бар иде. Бәйрәм бик күңелле үтте.
Ватанны саклаучылар көнендә армия сафларында хезмәт иткән яки сугыш елларында илне саклаган барлык ир-атларны һәм Ватанга хезмәт итәргә китәчәк егетләрне бәйрәм белән котлау матур традициягә әверелде. 23 февраль көнне Мичәнбаш авыл клубында “Мин бу дәрәҗәнең кадерен беләм” дип исемләнгән уен программасы оештырылды. Катнашучылар “Танышу”, “Нәфис сүз”, “Уңган хужа”, “Юмор остасы”, “Ситуация” турларында көч сынаштылар. Чара дискотека белән тәмамланды.