«Мир культуры» әңгәмә

2023 елның 16 августы, чәршәмбе

15 нче август көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгечләре С.М. Фәтхуллина балаларга ТРда милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланган «Мир культуры» дип исемләнгән әңгәмә үткәрде.

Әңгәмә барышында алып баручы балаларга татар милләтенең кабатланмас һәм бай мәдәнияте, шулай ук һәр халыкның тарихы әдәбиятта һәм сәнгатьтә ничек чагылыш табуы турында сөйләде. Татар милли гореф-гадәтләренә аерым игътибар бирелде. Балалар татар орнаментларының үзенчәлекләре турында тагын да күбрәк белделәр һәм кайбер искергән сүзләрнең мәгънәсен аңладылар. Чара кызыклы татар уены «Түбәтәй» белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International