Елдан ел авыл җирлекләре камилләшә бара, төрледән төрле уңайлыклар барлыкка килә. Быелда аренда өйләрен төзү эстафетасы дәвам итә, Иске Икшермә авылы җирлегендә 1 аренда өе төзелү каралган.
Иске Икшермә авыл җирлегеннән "Җиңү кайтавазы мәңгелек" исемле район конкурсының зона этабында "Сударушки", "Нур" ансамбльләре, солистлар Хәлимә Бәшәрова һәм Виктория Хәбибрахманова чыгыш ясадылар. Конкурс Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына, ТАССРның 100 еллыгына, Саба районының 90 еллыгына багышланган иде.
2020 елның 13 март көнне тыл ветераны Закиров Минихарис үзенең 90 – яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны Саба муниципаль районы башкарма комитеты Аппараты җитәкчесе Кәримов Марат Рәшит улы, Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Саба муниципаль районында социаль яклау бүлеге җитәкчесе Хузин Марсель Мәгфур улы, Иске Икшермә авыл җирлеге башлыгы Нурмөхәммәтов Нияз Наил улы тәбрикләделәр.
6 март көнне Иске Икшермә авыл җирлегендә сугыш һәм тыл ветераннарына Бөек җиңүнең 75 еллыгына багышланган юбилей медальләрен тапшырдылар. Медальләр тапшыруда Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары И.И.Котдусов, җирлек башлыгы Н.Н.Нурмөхәммәтов һәм Байкиева К.С. исемендәге Икшермә кадет интернат мәктәбе кадетлары катнашты.
2020 елның 1 мартында Иске Икшермә авылы халкы Масленица бәйрәмен үткәрде. Бәйрәмдә авыл халкы бик күңелле вакыт үткәрде: коймак, пирог белән сыйландылар, уеннарда катнаштылар, җырладылар һәм биеделәр. Ә бәйрәм ахырында Масленица карачкысы яндырдылар.
23 февраль көнне Иштуган авылында Иске Икшермә авыл җирлеге үзешчән сәнгать коллективының отчет-иҗат концерты булып узды. Анда Татар Икшермәсе ансамбльләре "Нур" һәм "Самоцветы", Иске Икшермә ансамбле "Сударушки", солистлар, спектакльләр һәм хорлар катнашучылар чыгыш ясады. Быел отчет-иҗат концерты Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына, ТАССРның 100 еллыгына, Саба районының 90 еллыгына багышланган иде.
2020 елның 16 февралендә Казан шәһәрендә «А.В.Котков исемендәге XXIX Республика рус хор музыкасы фестивале» узды. Әлеге фестивальдә Иске Икшермә авыл җирлегенең “Сударушки” ансамбле чыгыш ясады һәм диплом белән бүләкләнде. Котлыйбыз!
2020 елның 8 февралендә Иске Икшермә авыл җирлегендә “Россия Чаңгы юллары-2020” – “Татарстан Чаңгы юллары-2020” массакүләм чаңгы ярышлары узды. Әлеге ярышта мәктәпкәчә яшьтәге балалар, укучылар, бюджет оешмалары эшчеләре һәм җитәкчеләрем катнашты.
2020 елның 3 февралендә "Мөхәммәтшин З.З." крестьян-фермер хуҗалыгында отчет җыелышы узды. Җыелышта Саба муниципаль районының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Г.Ш.Хасаншин, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре һәм АПК профсоюзы рәисе Г.Р.Нигъмәтҗанова, хуҗалык җитәкчеләре, баш бухгалтерлар катнашты.
2020 елның 28 гыйнварында Иске Икшермә авыл җирлегендә халык җыены булып узды.