26 – 28 март көннәрендә Алабуга шәһәрендә узган 2010-2011 елда туган яшүсмерләр арасында милли көрәш буенча Татарстан Республикасы беренчелегендә авылыбыз егетләре зур уңышка ирешеп кайттылар. Ахмадллин Инсаф 70 кг авыр улчәүдә 2 урынны алды. Тренерлары Закиров Делюс Редаил улы. Көрәшчеләрне уңышлары белән котлыйбыз.
Су басу елның теләсә кайсы вакытында булырга мөмкин, ләкин яз көне кар катламының эрүе белән көчәя, ул күпкә зуррак тискәре нәтиҗәләргә китерергә сәләтле. Югары Симет авыл җирлегендә язгы ташуга әзерлек максатыннан су торбалары чистартылды, канаулар ачылды.
2026 елның 21 мартында Байлар Сабасында 2009 елда туган һәм аннан яшьрәк үсмерләр арасында хәрби дан һәм хезмәт батырлыгы елына, су асты көймәсендә хезмәт иткән моряклар көненә багышланган көрәш ярышларында Югары Симет авыл җирлегенең яшь көрәшчеләре уңышлы чыгыш ясады. 40 кг - Хәйретдинов Дилүс 1 урын, 55 кг - Миңнуллин Шамил 1 урын, 55 кг - Фатихов Румил 2 урын, 70 кг - Әхмәдуллин Инсаф 1 урын, 80 кг авыр үлчәүдә Ибраһимов Илшат 2 урын, Закиров Булат 3 урын. Көрәшче егетләргә, аларның тренеры Дилүс Закировка алдагы ярышларда да уңышлар телибез. Молодцы, егетләр!
18 март көнне «Оста» балалар – иҗат үзәге базасында укучылар арасында «Столярное дело» компетенциясе буенча «Оста-Саба» район чемпионаты узды.
Югары Симет урта мәктәбендә 8 Март Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган «Шәп әниләр һәм күңелле балалар» дип исемләнгән бәйрәм чарасы үткәрелде.
10 март көнне Түбән Симет авыл клубында Югары Симет мәдәният йорты һәм китапханә белән берлектә 8 Март бәйрәменә "Хөрмәт сүнмәс бездән - Сезләргә!" дип исемләнгән концерт куелды. Шулай ук вокаль номерларны "Батыр" төркеме һәм башка артистлар бүләк итте. Бәйрәмдә авылыбыз хатын-кызлары да катнашты. Вокаль номерлар һәм бию композицияләре, миниатюралар барлык катнашучыларга бик күп күңелле һәм уңай хис-кичерешләр бүләк итте. Матур концерт тамашачыларны да, катнашучыларны да сөендерде. Чара бәйрәм рухы һәм тамашачыларның яхшы кәефен тудырды. Бәйрәм дискотека белән тәмамланды.
Югары Симет “Ромашка” балалар бакчасында 8 мартка багышланган куңелле дә, файдалы да чара узды. Балалар узләренең жырга-биюгә осталыкларын күрсәттеләр. Бәйрәмнең дәвамы итеп балалар әниләре белән бергәлектә "Ана һәм бала" сүрәтен төшерделәр. Бәйрәм рәхәт, җылы мөхиттә үтте.
8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне, бу-кешелекнең гүзәл яртысы үз адресына бүләкләр һәм теләкләр кабул иткән чор. 6 март көнне шушы беренче Язгы игелек, яктылык, тормыш һәм мәхәббәт бәйрәменә багышланган "Җырлардагы сезнең батырлыкның гасырларына күчәр балкышы" исемле зур бәйрәм концерты булды.
Югары Симет урта мәктәбендә февраль ае хәрби-патриотик тәрбия айлыгы буларак үтте. Айлык кысаларында, мәктәптә бик күп чаралар үткәрелде. Укучылар ике командага бүленеп җитезлектә , тапкырлыкта көч сынаштылар.
Югары Симет урта мәктәбендә патриотик айлыкка багышланган мероприятияләр дәвам итә. «Мин сине яратам, Ватан» патриотик җырлар конкурсы үткәрелде. Фестивальдә 1-11 сыйныф укучылары катнашты. Конкурста катнашучыларның югары әзерлек дәрәҗәсен билгеләп үтәсе килә. Укучылар үзләренең әсәрләрен Ватаннары өчен патриотизм һәм горурлык хисе белән башкардылар.