Яшьлек — ул һәр кешенең тормышындагы матур чор гына түгел, бәлки күңеленең үзенчәлекле халәте дә. Бу кыюлык, эзләнүләр, ачышлар һәм иң кыю өметләрне тормышка ашыру вакыты. Шул уңайдан 26 июнь көнне Югары Симет мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре яшьләр белән "Яшьлек бит ул бер генә" исемле бәйрәм кичәсе үткәрделәр . Чарада катнашучылар күңелле ял итәргә һәм аралашу өчен җыелдылар. Кичә баянга җырлар, төрле күңелле уеннар белән үрелеп барды. Чара яшьләрдә бәйрәм рухы һәм күтәренке кәеф тудырды. Барлык катнашучылар да позитив һәм яхшы кәеф алдылар. Мондый очрашулар көндәлек тормышны төрлеләндерергә ярдәм итә.