8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне, бу-кешелекнең гүзәл яртысы үз адресына бүләкләр һәм теләкләр кабул иткән чор. 6 март көнне шушы беренче Язгы игелек, яктылык, тормыш һәм мәхәббәт бәйрәменә багышланган "Җырлардагы сезнең батырлыкның гасырларына күчәр балкышы" исемле зур бәйрәм концерты булды.
Югары Симет урта мәктәбендә февраль ае хәрби-патриотик тәрбия айлыгы буларак үтте. Айлык кысаларында, мәктәптә бик күп чаралар үткәрелде. Укучылар ике командага бүленеп җитезлектә , тапкырлыкта көч сынаштылар.
Югары Симет урта мәктәбендә патриотик айлыкка багышланган мероприятияләр дәвам итә. «Мин сине яратам, Ватан» патриотик җырлар конкурсы үткәрелде. Фестивальдә 1-11 сыйныф укучылары катнашты. Конкурста катнашучыларның югары әзерлек дәрәҗәсен билгеләп үтәсе килә. Укучылар үзләренең әсәрләрен Ватаннары өчен патриотизм һәм горурлык хисе белән башкардылар.
Бүген Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше идарәсенең Саба һәм Теләче муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге начальнигы Галимуллин А.Р. Югары Симет урта мәктәбендә «Янгын чыкканда эвакуацияләү кагыйдәләре» дигән темага профилактик әңгәмә үткәрде.
20 – 22 нче февраль көннәрендә Казан шәһәрендә физкультура фәне буенча республикакүләм олимпиаданың йомгаклау этабы үтте. Әлеге олимпиадада Югары Симет урта мәктәбеннән 5 укучы катнашты: Ахмадуллин Инсаф, Хасанов Ислам, Тахавиева Исламия, Ахмадуллина Фәридә призлы урын яуладылар. Укучыларны һәм укытучылары Саубанов А.Р. чын күңелдән әлеге җиңүләре белән котлыйбыз, алга таба да зур уңышлар телибез.
Югары Симет "Ромашка" балалар бакчасында Ватанны саклаучылар көненә багышланган чара узды. Балалар башта кунакка килгән бабайларга, әтиләргә үзләренең өйрәнгән шигырьләрен, җыр-биюләрен күрсәттеләр, аннары бергәләшеп урамда Аҗаган хәрби-патриотик уен уйнадылар.
Югары Симет урта мәктәбендә 23 нче февраль Ватаннны саклаучылар көне унаеннан "Ягез әле әтиләр һәм балалар!" дип исемләнгән кичә уздырылды. Катнашучылар -җитезлектә, зирәклектә һәм осталыкта көч сынаштылар. Без әтиләргә буш вакыт табып кичәгә килгәннәре өчен, катнашулары өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез.
Югары Симет урта мәктәбенең егетләр командасы Саба урта мәктәбендә узган «Мәктәп волейбол лигасы» район ярышларында җиңүче булды. Тренерлары - Шәехов Н.Д. Алда булучы ярышларда да уңышлар телибез.
Россия чаңгы юллары - ел саен үткәрелә торган спорт чарасы, ул әзерлек дәрәҗәсенә карамастан, барлык теләүчеләр өчен мөмкин булган массакүләм чаңгы узышларыннан гыйбарәт.
14 февраль көнне Югары Симет урта мэктэбендэ «Россия чаңгы юлы-2026» Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышы уздырылды.
6 февраль көнне Тимершык мәдәният йортында Югары Симет урта мәктәбенең 6 сыйныф укучылары һәм ата-аналар комитеты «Бердәм сыйныф серләре» конкурсында катнаштылар. Команда визит карточкасы , иҗади номер, шулай ук проект эшен әзерләде. Бу конкурс дуслык мөнәсәбәтләрен ныгытырга һәм һәр катнашучының көчле якларын күрергә ярдәм итте.