Балаларда төрле һөнәр ияләре турында күзаллауларны киңәйтү максатыннан , шулай ук "Татарстанда җәй" проекты кысаларында Югары Симет мәдәният йорты хезмәткәрләре "Симет" ҖЧҖ терлекчелек фермасына экскурсия оештырдылар.
Яшьлек — ул һәр кешенең тормышындагы матур чор гына түгел, бәлки күңеленең үзенчәлекле халәте дә. Бу кыюлык, эзләнүләр, ачышлар һәм иң кыю өметләрне тормышка ашыру вакыты. Шул уңайдан 26 июнь көнне Югары Симет мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре яшьләр белән "Яшьлек бит ул бер генә" исемле бәйрәм кичәсе үткәрделәр .
Югары Симет мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре, авыл халкы Ватаныбызның азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен гомерләрен биргән каһарманнарны искә алу өчен бергә җыелды.
Симет» ҖЧҖендә бар куәткә терлек азыгы әзерләү бара. Бүгенге көндә сенаж өчен күпьеллык үлән культураларын җыялар. Барлык хезмәткәрләр дә һава торышы яхшы булудан файдаланып, терлек азыгын җитәрлек күләмдә әзерләргә тырышалар. Аларга уңышлар телибез!
Югары Симет урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары авыл җирлеге биләмәсендә җәмәгать урыннарының һәм урамнарының тиешле санитар һәм эстетик торышын саклау өчен үлән чабу эшләрен дәвам итәләр.⠀Үлән чабу аның үсеш чоры дәвамында сезонга берничә тапкыр даими чабылачак.
Сабантуй - татар халкының төп милли бәйрәме, ул матур гореф-гадәтләрне, җырларны, биюләрне, уеннарны һәм спорт ярышларын берләштерә. 7 июнь көнне Югары Симет авыл җирлегендә «Сабантуй-2026» милли бәйрәме булып узды.
Җирлегебез көрәшчеләре һәм ир-егетләр волейбол командасы район Сабантуенда уңышлы чыгыш ясадылар.
4 июнь көнне Югары Симет авылы зиратында өмә узды. Шушы эштә катнашучыларга зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
Сабантуйга бүләкләр җыю — - татар халкында Сабантуй алдыннан үткәрелә торган традицион милли йола.
1 июнь көнне, Халыкара балаларны яклау көнендә, Югары Симет мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре бергәләп авылыбызның балалары өчен искиткеч бәйрәм оештырдылар. Алып баручылар бик матур күңелле программа әзерләделәр.