ЯҢАЛЫКЛАР


5
июнь, 2026 ел
җомга

4 июнь көнне Югары Симет авылы зиратында өмә узды.  Шушы эштә катнашучыларга зур рәхмәтебезне җиткерәбез.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

2
июнь, 2026 ел
сишәмбе

Сабантуйга бүләкләр җыю — - татар халкында Сабантуй алдыннан үткәрелә торган традицион милли йола. 

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

1 июнь көнне, Халыкара балаларны яклау көнендә, Югары Симет мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре бергәләп авылыбызның балалары өчен искиткеч бәйрәм оештырдылар. Алып баручылар бик матур күңелле программа әзерләделәр.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

Сабантуй бәйрәме алдыннан Түбән Симет авыл клубы хезмәткәрләре борынгы татар йоласы-Сабантуйга бүләк җыю үткәрделәр.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

28
май, 2026 ел
пәнҗешәмбе

26  май көнне  Югары Симет урта мәктәбендә  “Соңгы кыңгырау” бәйрәме үтте. Чыгарылыш сыйныф укучыларын әлеге истәлекле көн белән  Саба районы финанс-бюджет палатасы рәисе Сөнгатов Шәмсун Әкбәр улы, ҖЧ “Симет” җәмгыяте җитәкчесе Мухаметов Илфат Шәкүр улы , Югары Симет авыл җирлеге башлыгы Ильгизәр Роберт улы Ахмадуллин котлады.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

26
май, 2026 ел
сишәмбе

Чишмәләрне чистарту - яхшы һәм кирәкле традиция. Хабибуллин, Закиров, Ахмадуллиннар семьялары «Сабантуй» чишмәсен чистарттылар. Чишмә тирәсе үләннәре чабылды, чүпләре җыелды. Үз тирәлегебезне чиста тоту беренче чиратта безнең бурычыбыз.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

19
май, 2026 ел
сишәмбе

18 май көнне фән олимпиадаларында җиңгән һәм призлы урын алган укучыларны район башлыгы Миннеханов Рәис Нургали улы котлады. Шулай ук аларның укытучылары һәм ата-аналары тәбрикләнде. 

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

14-16 май көннәрендә Нижнекамск шәһәрендә үткәрелгән "Президентские состязания " ярышында Югары Симет урта мәктәбенең 6 сыйныф укучыларыннан торган команда 1 урынга лаек булды. Мәктәбебез командасы үзләренең көчле, алга омтылучан булуларын тагын бер кат исбатладылар.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

14
май, 2026 ел
пәнҗешәмбе

“Симет” авыл хуҗалыгы предприятиясендә язгы кыр эшләре тулы көчендә алып барыла. Хәзерге вакытта бөртекле культуралар чәчү буенча эш алып барыла. Җәй айлары матур килеп мул уңыш үстерүләрен теләп калабыз.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

8
май, 2026 ел
җомга

Югары Симет авыл җирлегендә 8 май көнне агач утырту акциясе булып узды. Чарада авыл җирлеге башлыгы Ахмадуллин И.Р., Саба районы финанс-бюджет палатасы рәисе Сөнгатов Ш.А.,  мәктәп директоры Гарифуллин Р.Н., сугыш чоры баласы Халиуллин М.Х., укучылар катнашты.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International