«Жырлы кич»

2026 елның 17 июле, җомга

6 июль көнне Югары Симет мәдәният йортында «Татарстанда җәй» проекты кысаларында ачык һавада "Җырлы кич" исемле урам концерты булды. Концертта Түбән Симет, Кызыл Мишә, Тимершык, Иске Мичән авыл мәдәният йортлары хезмәткәрләре катнашты. Алар тамашачыларга күңел җырлары һәм матур кәеф бүләк иттеләр! Ә тамашачылар аларны көчле алкышлар белән бүләкләделәр, артистларга рәхмәт белдерделәр. Концерт номерлары кызыклы уеннар һәм конкурслар белән чиратлашып барды. Концерт бер сулышта узды һәм барлык катнашучыларга җәйге якты хисләр бүләк итте! Бәйрәм дискотека белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International