ЯҢАЛЫКЛАР


6
август, 2026 ел
пәнҗешәмбе

30 июль көнне кич белән ДПО бинасын җылыту өчен утын әзерләү оештырылды. Барлык катнашучыларга зур рәхмәтебезне җиткерәбез.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

28
июль, 2026 ел
сишәмбе

“Симет” җәмгыяте авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре ашлык урып-җыю эшенә керештеләр. Кырларда ике Полесье-10, ике ДОН-1500Б комбайннары эшли. Булган уңышны югалтуларсыз җыеп алуларын теләп калабыз. Хәерле сәгатьтә, хөрмәтле игенчеләр!

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

27
июль, 2026 ел
дүшәмбе

Иләбәр авылында Галиев Айсаф Айдар улы истәлегенә уздырылган милли көрәш ярышында авылыбыз көрәшчеләре уңышлы чыгыш ясадылар. Үз үлчәү авырлыкларында Ахмадуллин Инсаф 70 кг 2 урын, Ахмадуллин Булат 85 кг 2 урын, Закиров Данис 120 кг югары үлчәүдә 2 урын, Закиров Делюс 120 кг 1 урынны яуладылар. Уңышлары белән котлыйбыз.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

23
июль, 2026 ел
пәнҗешәмбе

Югары Симет авыл җирлегенә кергән Түбән Симет авылының Октябрь урамы тыкрыгында  узара салым республика программасы буенча 75 метр каты өслекле юл төзү эшләре башкарылды. Эшне сыйфатлы итеп “Рамазан” ҖЧҖ эшчеләре башкарды.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге окс ОКС

22
июль, 2026 ел
чәршәмбе

Симет» ҖЧҖендә бар куәткә терлек азыгы әзерләү бара. Бүгенге көндә сенаж өчен беръеллык һәм күпьеллык үләннәрнең икенче каты культураларын җыялар. Барлык хезмәткәрләр дә һава торышы яхшы булудан файдаланып, терлек азыгын җитәрлек күләмдә әзерләргә тырышалар. Аларга уңышлар телибез!

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

Югары Симет авыл җирлегенә кергән Югары симет авылының Комсомол урамында, Совет урамы тыкрыгында  узара салым республика программасы буенча каты өслекле юл төзү эшләре башкарылды. Эшне сыйфатлы итеп “Рамазан” ҖЧҖ эшчеләре башкарды.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

17
июль, 2026 ел
җомга

6 июль көнне Югары Симет мәдәният йортында «Татарстанда җәй» проекты кысаларында ачык һавада "Җырлы кич" исемле урам концерты булды. Концертта Түбән Симет, Кызыл Мишә, Тимершык, Иске Мичән авыл мәдәният йортлары хезмәткәрләре катнашты.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

13
июль, 2026 ел
дүшәмбе

Югары Симет "Ромашка" балалар бакчабызда халкыбызның милли уеннары белән танышабыз, аларны кызыксынып һәм шатланып уйныйбыз. Милли уеннар балаларда җитезлек, дуслык, бердәмлек һәм халкыбызның гореф-гадәтләренә хөрмәт тәрбияли. Уен аша милли мирасыбызны саклыйбыз һәм киләчәк буынга җиткерәбез!

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

Югары Симет урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары авыл җирлеге биләмәсендә җәмәгать урыннарының һәм урамнарының тиешле санитар һәм эстетик торышын саклау өчен үлән чабу эшләрен дәвам итәләр.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International