ЯҢАЛЫКЛАР


16
август, 2024 ел
җомга

Олы Шыңар авыл җирлеге биләмәсендә чистарту, төзекләндерү эшләре даими  алып барыла. Чүп үләннәре чабыла, җыештыру, буяу эшләре башкарыла.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

8
август, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Олы Шыңар авылында инеш яр буйларын төзекләндерү эшләре дәвам итә: электр яктырткычлар куелды, тротуар өчен брусчатка җәелә. Эшләрне   «БарсЭлитСтрой» ААҖ башкара.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге окс ОКС

Чәчәкләр безнең тормышыбызны бизи, кәефне күтәрә.  Дөрестән дә, җәйдән кышка кадәр төрле төсләргә күмелеп утыручы чәчәкләр урамнарны, паркларны бизи, шәһәр һәм  авылларны матурлый, бәйрәм төсе бирә, кешеләрне шатландыра. Олы Шыңар авыл җирлегендә һәрбер оешма үз биләмәсен  чәчәк түтәлләре белән бизи, шулай ук шәхси хуҗалыклар да чәчәк утырту белән шөгылләнә.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

7
август, 2024 ел
чәршәмбе

Мәдәният йорты-барыннан да элек рухи үсеш һәм ял итү урыны. Аның тышкы һәм эчке күренеше кешеләрнең ялын оештыруда зур әһәмияткә ия. Кече Шыңар мәдәният йорты хезмәткәрләре иртә яздан башлап мәдәният йорты янында төрле чәчәкләр үстерәләр. Кыш көне бу чәчәкләр тәрәзә төбендә урын алалар һәм матурлык бүләк итүләрен дәвам итәләр.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

31
июль, 2024 ел
чәршәмбе

Олы Шыңар авыл җирлеге территориясендә Кече Шыңар авылы Ленин урамында Саба МПП ТКХ АҖ хезмәткәрләре тарафыннан суүткәргеч челтәре ремонтланды.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

Олы Шыңар "Эллуки" балалар бакчасы биләмәсендә  чәчәкләр яз башыннан алып беренче салкыннар башланганчыга кадәр  күп төрле чәчәкләре белән сөендерә.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

Олы Шыңар урта мәктәбе биләмәсендәге  чәчәк түтәлләрендә төрле төсләргә күмелеп утыручы чәчәкләр бәйрәм төсе бирә, кешеләрне шатландыра.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

 30 июль көнне  ТР Сынлы сәнгать музее хезмәткәрләре районыбызда һөнәрчелекнең һәм кул эшләренең хәзерге хәлен ачыклау максатында Кече Шыңар мәдәният йортында булдылар. Җыелган материаллар буенча 2025 елда Казан шәһәрендә күргәзмә оештырылачак. Кече Шыңар мәдәният йорты, китапханә, Оет авыл клубы хезмәткәрләре кунаклар өчен киез итек кию һәм кәҗә мамыгыннан шәл бәйләү буенча мастер-класслар оештырдылар. Безнең төбәкләр элек-электән шушы һөнәрләр белән дан тотканнар, экспедиция членнарына сөйләрлек һәм күрсәтерлек нәрсәләр күп иде. 

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

      «Чиста чишмә» акциясе чишмәләрне чиста суның мөһим чыганагы буларак сакларга чакыра. Ул һәр кешенең табигатьне саклау өчен җаваплылыгын аңлавына һәм су ресурсларына сакчыл каравына юнәлдерелгән. «Чиста чишмә» акциясендә катнашып,Кече  Шыңар авылы Чишмә урамында яшәүчеләр Чишмә яр буйларын чистарттылар,  шуның белән авылның барлык халкы һәм чишмә суыннан файдаланучы читтән кайткан кешеләр  өчен игелекле эш эшләделәр.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

24
июль, 2024 ел
чәршәмбе

Кече  Шыңар авылында Кооператив урамында  "Авыл территорияләрен комплекслы үстерү"программасы буенча торак төзелеше дәвам итә. Төзелеш эшләрен Саба районы РСУ идарәсе  башкара.  

 

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге ОКС

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International