ЯҢАЛЫКЛАР


15
сентябрь, 2025 ел
дүшәмбе

14 сентябрь көнне Кече Шыңар мәдәният йортында авыл китапханәсе белән берлектә сайлау көненә багышланган концерт булды. Сайлау көненә багышланган концерт бәйрәм атмосферасын саклап калу һәм җәмәгатьчелек игътибарын сайлауларда катнашуның мөһимлегенә җәлеп итү максатында оештырылган әһәмиятле мәдәни вакыйга булып тора. Концерт программасына халык җырлары һәм татар биюләре кертелгән иде.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

8 сентябрьдән 14 сентябрьгә кадәр Улан-Удэ шәһәрендә (Бурятия Республикасы) "Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы" Бөтенроссия конкурсының йомгаклау этабы узды. Татарстан республикасын  Айсылу Мөхәммәтова тәкъдим итте. Ул Олы Шыңар авылында туып үсә  һәм яши. Казанның Яңа Савин районы 146 нчы «Ресурс» лицеенда татар теле һәм әдәбияты укыта. Айсылу Мөхәммәтова «Укытучылар арасында иҗтимагый танылу лидеры» номинациясендә җиңүче булды.

       Айсылуны чын күңелдән тәбрик итәбез.  Эшендә уңышлар һәм яңа җиңүләр телибез!

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

4
сентябрь, 2025 ел
пәнҗешәмбе

3 сентябрь көнне Олы Шыңар урта мәктәбендә Террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көненә багышланган чаралар узды. Чаралар барышында укучылар Бесланның фаҗигале вакыйгалары турында сөйләделәр, кешелекнең халыкара террорчылыкка каршы көрәш тарихы белән таныштылар, дискуссиядә катнаштылар. Чаралар бер минут тынлык белән тәмамланды.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

Ел саен 3 сентябрьдә Россиядә Террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көне билгеләп үтелә. 2005 елда «Россиянең Хәрби дан көннәре турында» гы Федераль закон белән билгеләнгән бу истәлекле дата Төньяк Осетиянең Беслан шәһәрендә барган фаҗигале вакыйгалардан аерылгысыз.

   Шул уңайдан Кече Шыңар мәдәният йорты хезмәткәрләре “Балалардан кояшны тартып алмагыз” темасына чара үткәрделәр. Балалар 2004 елгы фаҗигале вакыйгаларны искә төшерделәр, Бесланның авыртуын һәм газапларын чагылдырган видеофрагментларны карадылар, фаҗига корбаннарына багышланган  шигырьләр тыңладылар.

   Йомгаклау өлешендә террорчылыктан куркырга кирәкми дигән нәтиҗә ясалды, курку астында тормыш бик авыр, һәм нәкъ менә моңа террорчылар ирешергә тели дә. Әмма теләсә кайсы вәзгыятьтә уяу һәм сак булырга кирәк.

 

 

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

3
сентябрь, 2025 ел
чәршәмбе

2 сентябрь көнне Олы Шыңар авыл җирлегендә халык җыены булды. Беренче көн тәртибе буенча җирлек башлыгы Гарипов Алмаз Габделхак улы чыгыш ясады. Ул халыкны җирлекнең узган биш еллык эшчәнлеге белән таныштырды.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

2
сентябрь, 2025 ел
сишәмбе

1 сентябрь көнне Олы Шыңар урта мәктәбендә Белем көненә багышланган тантаналы линейка узды. Бәйрәм башында мәктәп директоры барлык укучыларны, укытучыларны һәм ата-аналарны бәйрәм белән котлады. Аннары сүз мәктәп укучыларына бирелде. Алар үзләренең бәйрәм концертын тәкъдим иттеләр.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

18
август, 2025 ел
дүшәмбе

МДСУ «Балтач» Олы Шыңар авыл җирлегенең Кооператив урамына яңа асфальт җәю эшләрен төгәлләде. Сыйфатлы асфальт җәю транспорт чараларының хәрәкәт итүендә уңайлылык тудыра. Хәзер авыл халкы озак еллар хезмәт итәчәк тигез һәм нык юллардан файдалана алачак.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

15
август, 2025 ел
җомга

15 август көнне  «Татарстанда җәй» проекты кысаларында, Кече Шыңар  мәдәният йорты хезмәткәрләре  балалар белән берлектә  «Туган як» җәмгыятенең  ындыр табагында эшләүчеләр алдында концерт номерлары белән чыгыш ясадылар.

Балалар башкаруында  туган җиргә, туган илгә, якыннарга һәм туганнарга булган мәхәббәт турында җырлар яңгырады. Авыл хезмәтчәннәре "кечкенә артистларга" үзләренең  рәхмәтләрен белдерделәр.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

13
август, 2025 ел
чәршәмбе

Олы Шыңар авылының Абдулла Алиш урамында гражданнарның үзара салымы хисабына каты өслекле юл салынды. Урамда яшәүчеләр уңайлылык һәм хәрәкәт куркынычсызлыгын тәэмин итә торган сыйфатлы юлдан файдалана алачак.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

12
август, 2025 ел
сишәмбе

Олы Шыңар авыл җирлегендә гражданнарның үзара салымы хисабына эшләр дәвам итә. Кече Шыңар авылында гражданнарның үзара салымы хисабына каты өслекле юл салынды. Юлларны ремонтлау халык өчен уңайлылык һәм куркынычсызлык дәрәҗәсен арттырачак.

 

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International