15 август көнне «Татарстанда җәй» проекты кысаларында, Кече Шыңар мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар белән берлектә «Туган як» җәмгыятенең ындыр табагында эшләүчеләр алдында концерт номерлары белән чыгыш ясадылар.
Балалар башкаруында туган җиргә, туган илгә, якыннарга һәм туганнарга булган мәхәббәт турында җырлар яңгырады. Авыл хезмәтчәннәре "кечкенә артистларга" үзләренең рәхмәтләрен белдерделәр.