12 декабрь көнне, Олы Шыңар "Әллүки" балалар бакчасында, "Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы" ДБУнең Казан шәһәрендәге территориаль идарәсенең профилактика бүлеге җитәкчесе Ягъфәрова Г. Н. катнашында, юл хәрәкәте иминлеге көне үткәрелде.
5 декабрь көнне Кече Шыңар мәдәният йортында “ВИЧ-инфекция турында күбрәк бел” дип аталган мәгълүмат сәгате уздырылды.
Кече Шыңар авыл мәдәният йортында инвалидлар көне уңаеннан "Көчле рухлылар"дип исемләнгән спорт - күңел ачу программасы үткәрелде.
1 декабрь көнне Кече Шыңар мәдәният йорты спорт залында вакытсыз арабыздан киткән көрәшче, ТР спорт мастеры, Кече Шыңар авылында туып үскән Гайнанов Салават Хәбир улы истәлегенә багышланган, 2001 елгы һәм яшьрәкләр арасында татарча көрәш буенча ярышлар булып узды.
Кече Шыңар мәдәният йортының "Нур" халык театры коллективы Олы Нырты авылы тамашачылары каршында чыгыш ясады. Алар Р. Мохсинованың "Кайнар токмачлы аш" исемле музыкаль комедиясен күрсәтте.
Кече Шыңар мәдәният йортында "Ак калфак" клубы әгъзалары белән Әниләр көненә багышланган "Дөнья яме - әнкәй"дип исемләнгән чираттагы чара булып узды.
Кече Шыңар мәдәният йортында Халыклар бердәмлеге көне һәм Россиядә Театр елы уңаеннан "Театраль солянка"дип исемләнгән концерт булды
Каникуллар вакытында, Оет авыл клубында, китапханә белән берлектә, төрле чаралар оештырылды.
26 октябрь көнне Кече Шыңар мәдәният йортында яшьләр һәм яшүсмерләр өчен "Тормышның кадерен белик!" дип аталган тематик чара уздырылды.
19 октябрь көнне 13.00 сәгатьтә бөтен дөнья буенча «Татарча диктант-2019» белем бирү акциясе узды. Бөтендөнья акциясенә Олы Шыңар авыл җирлегендә дә кушылдылар. Әлеге чарада Олы Шыңар урта мәктәбе укучылары һәм укытучылары, ата-аналар, бюджет оешмалары эшчеләре катнашты.