Кече Шыңар мәдәният йортының "Нур" халык театры коллективы Олы Нырты авылы тамашачылары каршында чыгыш ясады. Алар Р. Мохсинованың "Кайнар токмачлы аш" исемле музыкаль комедиясен күрсәттеләр. Спектакль җырлы-биюле күренешләргә бай булды. Тамашачылар яшь артистларны алкышларга күмделәр.