Каникуллар вакытында төрле чаралар оештырылды.

2019 елның 9 ноябре, шимбә

Каникуллар вакытында, Оет авыл клубында, китапханә белән берлектә, төрле чаралар оештырылды.1 ноябрь көнне «Күңелле каникуллар» исемле күңел ачу программасы үтте. Программа төрле конкурслар һәм хәрәкәтле уеннар белән үрелеп барды. 2 ноябрь көнне ,Халыклар бердәмлеге көненә багышланган, «Татулык, бердәмлек, ышаныч» дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Чара барышында балалар бәйрәмнең килеп чыгу тарихы , Кузьма Минин һәм Дмитрий Пожарский батырлыгы турында белделәр.  Россиядә Театр елы кысаларында, 5 ноябрь көнне  балалар өчен «Татарстан театрлары» дип исемләнгән виртуаль сәяхәт оештырылды. Чара барышында балалар ,презентация ярдәмендә, театр барлыкка килү, театр сәнгате тарихы, театр өлкәсендәге  һөнәрләр белән таныштылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International