Кече Шыңар авыл мәдәният йортында студентлар һәм яшьләрнең "Сезнең җәйләр җәймени ул, авыл җәе иң чыны" дип исемләнгән традицион концерты булып узды. Яшьлек-өметләр һәм ачышлар чоры, ә яшьләр - яңа идеяләр генераторы. Июль кичәсе көчле энергетика, дәртле биюләр, популяр җырлардан яңгырап торды. Концерт видеога төшерелгән күренеш белән башланып китте, аннан яшьләр “аулак өйгә” җыелдылар.Җыр-бию, күңелле конкурслар һәм куренешләргә бай чыгышлар тамашачыларга да ошады, алар башкаручыларга кушылып җырладылар, биеделәр, мәзәкләрдән күңелләр күтәрелде, бергәләп көлделәр. Тамашада яшь башкаручылар, яшүсмерләр, иҗат коллективлары һәм күрше районнардан килгән кунаклар катнашты.
Олы Шыңар авылында инеш яр буйларын төзекләндерү эшләре дәвам итә, су юллары чистартылды, буа бөялде. Эшләрне «БарсЭлитСтрой» ААҖ башкара.
Олы Шыңар авылында инеш яр буйларын төзекләндерү эшләре дәвам итә, су юллары чистартылды, яр буйлары тигезләндерелде. Эшләрне «БарсЭлитСтрой» ААҖ башкара.
Оет авылы клубы биләмәсендә авылда яшәүче һәм каникул вакытында кунакка кайткан балалар катнашында «Күңелле балачак» дип исемләнгән урам концерты үткәрелде. Яшь артистларның чыгышлары кызыклы һәм истә калырлык булды: дәртле биюләр, җырлар, шигырьләр башкарылды. Концерт тамашачыларга бик ошады, барысы да канәгать калдылар.
Чулпыч авылында, балалар мәйданчыгы өчен, үзарасалым акчалары хисабына алынган, җиһазлар һәм конструкцияләрне җыю һәм урнаштыру бара.
«Туган Як» ААҖ биләмәсендә төзелүче сөтчелек комплексында юл плитәләре салу эшләре бара. Төзү эшләрен Саба районы “ПМК Мелиорация” ААҖ башкара.
«Туган Як» ААҖ биләмәсендә 504 баш савым сыерына исәпләнгән сөтчелек комплексы төзелеше бара. Төзү эшләрен Арча районы “СоюзСтрой” ААҖ башкара.
Олы Шыңар авыл җирлегенә караган Чулпыч авылында 14 данә урам уты лампалары светодиод яктырткычларга алыштырылды. Эшне Балтач районының "Энергоресурс" ААҖ башкарды.
8 июль көнне Оет авыл мәчетендә Корбан ашы мәҗлесе үткәрелде. Мәҗлескә авыл халкы, кайткан кунаклар, балалар - 100гә якын кеше җыйналды. Мәҗлестә катнашучылар үзләре үк иганәчеләр дә булдылар. Мәҗлес барышында имам-хатиблар вәгазь сөйләде, догалар һәм аятьләр укылды, җәмәгать белән Өйлә намазы укылды.
8 июль көнне Түлешкә авылында “Авылдашлар очрашуы” булып узды. Бәйрәм бүләкләр җыюдан башланды. Ул нигездә авыл халкы тырышлыгы белән оештырылган. Кече Шыңар мәдәният йортының "Мирас" фольклор коллективы, Шекше мәдәният йортының "Зиләйлүк" фольклор коллективы Тулешкә авылы урамы буйлап, гармуннарга кушылып җырлап, бүләкләр җыю йоласын оештырдылар. Җырлар һәм биюләр белән урам буйлап, элек шул йортта яшәгән, ә бүген үз капкалары янында каршы алган һәр кешене бәйрәмгә чакырдылар, бүләкләре өчен рәхмәт белдерделәр. Авыл янындагы киң мәйданда бик күп кунаклар җыелды. Ачылу һәм котлаулардан соң бәйрәмнең бай уен программасы башланды. Көн буе сәүдә нокталары эшләде, күңелле музыка яңгырады, артистлар һәм үзешчән сәнгатьтә катнашучылар чыгыш ясады. Бу чарада кайткан кунаклар бик теләп катанаштылар һәм үзләренең рәхмәтләрен җиткерделәр.