ЯҢАЛЫКЛАР


10
декабрь, 2025 ел
чәршәмбе

Түбән Шытсу ФАП фельдшеры Ф.Р. Сәйфетдинова Түбән Шытсу мәктәбенә профилактик әңгәмә үткәрде. Чара сәламәт яшәү рәвеше культурасын формалаштыруга һәм үз сәламәтлегеңә җаваплы мөнәсәбәткә багышланган тематик лекциядән гыйбарәт иде.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

Түбән Шытсу мәктәбендә Кеше хокуклары буенча бердәм дәрес үткәрелде. Дәресне Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Саба районындагы җәмәгать ярдәмчесе Галимҗанов Рафил Хәкимҗан улы үткәрде.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

Ватан Геройлары Көне. Бу бәйрәм-мактаулы дәүләт бүләкләренә лаек булганнарга дәүләт һәм җәмәгатьчелек тарафыннан югары ихтирам күрсәтү. Түбән Шытсу төп мәктәбенең 8 сыйныф укучылары бәйрәм тарихы, илебез геройлары белән таныштылар.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

9 декабрь-Коррупциягә каршы көрәш көне. Түбән Шытсу төп мәктәбенең 8 нче сыйныфта чара үткәрелде. Чара барышында катнашучылар коррупция сүзенең мәгънәсен, аның мәгънәсен, эчтәлеген һәм чагылышын, аның белән ничек көрәшергә кирәклеген белделәр. Чарада катнашучылар коррупция темасына сорауларга җавап бирделәр.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

21
ноябрь, 2025 ел
җомга

Югары Шытсу мәдәният йортында баянчылар түгәрәге актив рәвештә эшләп килә. Балалар әлеге түгәрәккә яратып йорилә. Өстәмә шөгыль булдыру укучының үсешенә зур ярдәм итә.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

Югары Шытсу авылында авария хәлендә булган агачларны кисү эше бара. Эшне ИП Нурмухаметов башкара.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

20
ноябрь, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Түбән Шытсу авылында биләмә агач чүпләренән чистартылды. Эшне АО "Сабинский МПП ЖКХ"  оешмасы башкарды. 

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

Елыш авылында инеш елгасы чистартылды. Агач ботаклары, балчык һәм ләм белән тулган инешне чистарту эше язгы чорда ярларыннан чыгып биләмәгә зыян салмасын өчен эшләнелде. Эшне ООО "Базовый проект" оешмасы башкарды.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

Түбән Шытсу авылында үзарасалым хисабына башкарылган җәяүләр өчен күпер эшләү төгәлләнде. Күпернең озынлыгы 32 метр, киңлеге 1,5 метр тәшкил итте. Эшне ООО "ПМК-159" оешмасы башкарды.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

Югары Шытсу авылы спорт мәйданчыгының резин катламында өлешчә ремонт эшләре башкарылды. Резин катламның ярылган җирләре махсус кушылма составы белән эшләнде. Әлеге эшне ООО "ПМК-159" оешмасы башкарды. 

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International