Югары Шытсу авылы спорт мәйданчыгының резин катламында өлешчә ремонт эшләре башкарылды. Резин катламның ярылган җирләре махсус кушылма составы белән эшләнде. Әлеге эшне ООО "ПМК-159" оешмасы башкарды.
Түбән Шытсу авыл җирлегендә Саба районы прокуроры юстиция киңәшчесе Р.Н. Шәймәрданов гражданнарны кабул итте. Прокурорга үз сораулары белән 2 граждан килде. Алар прокурорга үзләрен борчыган сорауларны бирделәр һәм сорауларына җавап яки сорау буенча киңәшләр алдылар.
Түбән Шытсу авылында үзарасалым хисабына җәяүлеләр өчен күпер урнаштыру эше бара. Әлеге күпер халыкка Сабантуй үтә торган мәйданга чыгу һәм чишмәгә бару өчен зур уңайлык тудырачак. Эшне ООО "ПМК-159" оешмасы башкара.
Бүген Түбән Шытсу авылында күчмә поликлиника эшли башлады. Халыкны тәҗрибәле врачлар кабул итә: офтальмолог, травматолог, гинеколог, кардиолог, хирург һәм башка белгечләр.
Түбән Шытсу төп мәктәбенең китапханәсендә чара үткәрелде. Мәктәп китапханәсе көне уңаеннан балалар яңа китаплар белән таныштылар. Китап, укучы өчен иң яхшы тәрбия чарасы булып тора.
Түбән Шытсу мәктәп яны лагерына йөрүче балалар, Югары Шытсу авылында урнашкан сөтчелек комплексына, экскурсиягә килделәр. Хезмәткәрләр балаларны төп эшләр белән таныштырдылар. Авыл хуҗалыгы тармагы зур тырышлык, җаваплылык таләп итә торган тармак.
Түбән Шытсу мәдәният йортында мозаика җыю буенча мастер класс үткәрелде. Мәктәп яны лагерена йөрүче балалар әлеге чарада актив катнаштылар.
Түбән Шытсу авыл җирлеге үзешчәннәре 17 октябрь көнне Бигәнәй мәдәният йортында "Туган җиргә кайтты кайтмаганнар "Хәтер китабы"на төренеп" дип исемләнгән концерт куйды. Әлеге концерт Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланды. Җыр-бию, милли уен кораллары белән чыгыш ясау һәм башка сәнгать төрләре тамашачы күңеленә хуш килде. Барлык катнашучыларга рәхмәт белдерәбез!
Югары Шытсу һәм Түбән Шытсу авылларында урам юллары тигезләтелде. Әлеге эшне АО "Татавтодор" оешмасы башкарды. Эшләнгән эшнең гомуми озынлыгы 1620 м.тәшкил итте.
Югары Шытсу авылында гомер кичерүче Рәхимә Баһан кызы 100 яшьлек туган көнен билгеләп үтте. Аны зур юбилее белән котларга Саба муниципаль районы башлыгы Миннеханов Р.Н. килде һәм үзенең ихлас теләкләрен җиткерде. Шакирзянова Рәхимә Богмановна кызы 1925 елның 16 октябрендә Теләче районы Иске Җөри авылында дөньяга килә. 1948 елда Югары Шытсу авылы егете Шарипҗан абыйга кияүгә чыга. Алар бик тәртипле 1 ул, 3 кыз устергәннәр. Рәхимә апа туган төбәгендә тыл хезмәтчәне булып хезмәт юлын башлап җибәргән. 16 яшеннән урман кискән, окоп казыган, агач кискән, Казанда тоз чыгаруда, Кукмарада итек фабрикасында да эшләгән. Югары Шытсуга килен булып килгәннән соң Рәхимә апа “Беренче Май”колхозында төрле эшләрдә хезмәт куеп лаеклы ялга чыккан. Аның эш стажы 40 елдан артык. Намуслы, тырыш хезмәте өчен Рәхимә апа күпсанлы Мактау грамоталары белән бүләкләнгән. Бүгенге көндә Рәхимә апа Югары Шытсу авылында малае Мөдәрис, килене Гөлнур тәрбиясендә гомер итә. Аның 5 оныгы бар. Киң күнелле, ярдәмчел, һәркемгә рәхмәтле Рәхимә апаны авылдашлары бик хөрмәт итә.