Район күләмендә ел дәвамында сәламәт тормыш алып бару максатында күп төрле спорт чаралары үздырыла. Мичән авыл җирлеге укучылары, яшьләре үткәрелгән чараларда актив катнашып, алдынгылыкта йөриләр.
Мичан авылы яшьләре волейбол буенча ир-егетләр арасында район чемпионатының зона этабында икенче урынны яулап, финалга чыктылар.
23 апрель көнне Саба спорткомплексында чираттагы волейбол ярышлары булып узды. ” Мичән” командасы ” Лесхоз” командасына каршы уйнап,2:1 исәбенә җиңү яулады. Спортсменнарга алга таба да уңышлар телибез.
Мичән авыл җирлеге 2018 елда индикаторлар башкару нәтиҗәләре буенча икенче урынны алды һәм Саба муниципаль районы Дипломы белән бүләкләнде .
22-23 апрель көннәрендә Иске Мичән, Яңа Мичән авыл мәдәният йортлары һәм Яңа Мичән китапханәсе катнашында Мичән топ мәктәбе укучылары өчен чара үткәрелде. Әлеге чараның максаты - укучыларга җирле үзидарәләрнең эшчәнлеген аңлату, гражданлык хисе тәрбияләү.
Чарага Мичән авыл җирлеге сәркатибе, Мубаракова И.А.һәм хәзергесе көндә лаеклы ялда булган. Хафизова Р.Ш. чакырылды. Алар укучыларга җирле үзидарә эшчәнлеге, киләчәккә планнары хакында сөйләделәр.
Китапханә мөдире Сайфутдинова Ф.Я. җирле үзидарәләр оешу тарихы турында сөйләде. Укучыларны китапханәдәге “Җирле узидарә”, “Татарстан”, “Сельская новь» журналлары белән таныштырды.
20 апрель көнне Мичән авыл җирлеге үзешчәннәре Саба муниципаль районы карары нигезендә “Хор көрәше” дип исемләнгән конкурс кысаларында Язлы Арташ мәдәният йортында “ Җырларымда данлыйм сине туган ягым!” дип исемләнгән иҗат-отчет концерт программасы белән чыгыш ясадылар. Чарада җирлектәге барлык оешма -предприятиеләр, җирлек халкы актив катнашып чыгышлар ясадылар
2019 елның 16 апрель көнне Мичән авыл җирлегенә кергән учреждение, оешма җитәкчеләре белән утырыш булып узды. Утырышта түбәндәге сораулар каралды:
1. Агымдагы атнада эшне анализлау.
2.Киләсе атнага эш планы.
3. "Урман утырту көне» акция үткәрү турында
4. Территорияләрне санитар чистарту икеайлыгы турында.
5. Электр энергиясе, газ һәм урам утларын куллануны анализлау.
Саба районының 2019 ел сезоны авыл җирлекләре ир-ат командалары арасында волейбол уеннары буенча чемпионаты төгәлләнде ( Шәмәрдән зонасы). Чемпионат нәтиҗәләре буенча « Мичән» командасы 1 нче урынны алды. Аглиев Айнур Таһир улы « Иң яхшы уенчы» номинациясендә бүләкләнде. Барлык җиңүчеләр һәм призерлар мактау грамоталары һәм акчалата призлар белән бүләкләнде.Котлыйбыз һәм унышлар телибез!
Мичән авыл җирлегендә халыкка хезмәт күрсәтү, төрле чараларда катнашу буенча максатчан эш алып барыла.
4 апрель көнне Иске Мичән мәдәният йортында үткән "Ел гаиләсе-2019" зона смотр-конкурсы узды. Яңа Мичән авылыннан Мубараковлар һәм Аскаровлар , Керәнне авылыннан Сафиннар гаиләләре чыгыш ясады
9 апрель көнне Шәмәрдән мәдәният йорты спорт залында хезмәт коллективлары, авыл җирлекләре һәм шәхси эшмәкәр ир-ат командалары арасында волейбол буенча Саба муниципаль районы чемпионатының чираттагы ярышлары булып узды. ” Мичән” командасы ”Эзмә” командасына каршы уйнап,2:0 исәбенә җиңү яулады.
Мичән авыл җирлегендә халыкка хезмәт күрсәтү, төрле чараларда катнашу буенча максатчан эш алып барыла.
30 март көнне Казан шәһәрендә авыл хуҗалыгы ярминкәсендә актив катнашты. Авылда җитештерелгән, экологик яктан чиста продукция тәкъдим итте.
2 апрель көнне Шәмәрдән мәдәният йорты спорт залында хезмәт коллективлары, авыл җирлекләре һәм шәхси эшмәкәр ир-ат командалары арасында волейбол буенча Саба муниципаль районы чемпионатының чираттагы ярышлары булып узды. ” Мичән” командасы ” Явлаштау” командасына каршы уйнап, җиңү яулады.
Яңа Мичән мәдәният йортында һәм Керәнне авыл клубында "Нәүрүз" бәйрәме билгеләп үтелде. Мәдәният хезмәткәрләре тырышлыгы белән бәйрәм табыны әзерләнде, күңелле уеннар оештырылды.
Гаилә -бөтен дөньяда яңа буын тәрбияләнә торган җәмгыятьнең бер өлеше булып тора. Гаилә бәйрәмнәре һәм гореф-гадәтләр кешенең психологик яктан сәламәтлегенә һәм баланы өлкәннәр тормышына тәрбияләүдә зур роль уйный. Чөнки ул якыннарының ярдәмен һәм аларның мәхәббәтен тоеп яши.
Барлык гаиләләр дә үз тарихы бар. Уртак бәйрәмнәр үткәрү балалар бакчалары һәм мәктәпләр тарафыннан гамәлгә ашырыла .
15 март көнне Мичән төп мәктәбендә балалар һәм аларның әти-әниләре өчен күптән көтелгән гаилә бәйрәме булып узды. Гаилә бәйрәменә башлангыч сыйныфларның әти-әниләре чакырылган иде. Гаилә бәйрәме бик күңелле үтте. Һәр гаилә бик күп уңай эмоцияләр алдылар.