ЯҢАЛЫКЛАР


5
июнь, 2024 ел
чәршәмбе

«Сабантуй» милли бәйрәменә әзерлек максатыннан Сатыш авыл җирлегендә «Сабантуй» уздыру  урыннарында  әзерлек  эшләре  алып барыла.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

1-2 июнь көнне Сатыш, Аккүл-Бигәнәй, Казанче-Бигеней, Мамалай, Чәбки-Саба  авылларында Сабантуйга бирнә җыю оештырылды. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

31
май, 2024 ел
җомга

Сатыш авыл җирлегендә территорияне төзекләндерү буенча эш алып барыла. Бүгенге көндә үлән чабу эше дәвам итә.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

30
май, 2024 ел
пәнҗешәмбе

24 май көнне Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш мәктәбендә "Соңгы кыңгырау"бәйрәме узды. Саба районыннан вәкил Габдрахманов Расил Васил улы , Сатыш авыл җирлеге башлыгы Шафигуллин Фаил Фәһим улы бу истәлекле чыгарылыш көне белән котлады.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

22
май, 2024 ел
чәршәмбе

17 май көнне Сатыш мәдәният йортында "Гаилә - ил терәге" бәйгесенең җирлек этабы булып узды. Әлеге бәйгедә Сатыш авылыннан Ахметовлар, Маннановлар, Җәләлиевләр гаиләсе катнашты. Гаиләләр 10 турдан торган бәйгедә үзләренең көчен сынадылар. Барлык җиңүчеләргә акчалата бүләкләр тапшырылды.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Сатыш авылында иске йорт сүтелде.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Сатыш авылы балалар майданчыгында ремонт һәм буяу эшләре башкарылды. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбендә Гаилә елына багышланган  иҗат-отчет концерты үтте. Чарада мәктәп укучылары, иҗади гаиләләр чыгыш ясады. Бәйрәмебез кунаклары - укучыларыбызның әти-әниләре балаларының уңышларына, сәләтләренә сокланып карадылар. Иҗади кичә күтәренке рухта үтте.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

9
май, 2024 ел
пәнҗешәмбе

8 май көнне Мамалай авылында Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә обелиск ачылу тантанасы булды. Обелискта 149 кешенең исеме мәңгеләштерелгән. Спонсор Гәрәев Рәдиф Рафиковичка рәхмәт белдерәбез.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Сатыш авыл җирлегендә Бөек Җиңүнең 79 еллыгына багышланган митинг-концерт булып узды. Чарада мәдәният хезмәткәрләре, мәктәп укучылары, тыл ветераннары, авыл халкы катнашты.  Мәктәп укучылары, мәдәният хезмәткәрләре ярдәме белән концерт күрсәтелде. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International