Җәүдәт Дәрзаман-күренекле журналист, атказанган мәдәният хезмәткәре, талантлы балалар язучысы. Авторның балалар өчен язылган шигырьләре ихласлык, игелек һәм җылылык белән тулы. Җәүдәт Дәрзаман татар әдәбияты һәм сәнгате үсешенә зур өлеш кертә. 13 октябрь көнне Бигәнәй авылы китапханәсендә кычкырып уку үткәрелде. Чарада катнашучылар язучының биографиясе белән таныштылар, аның тормышы, иҗат эшчәнлеге турында кызыклы фактлар белделәр. Аның «Бүләк», «Бәйрәм», «Алмаз»шигырьләрен кычкырып укыдылар. Шулай ук чара темасына китап күргәзмәсе дә күрсәтелде.