ЯҢАЛЫКЛАР


7
апрель, 2021 ел
чәршәмбе

Сатыш авылында гражданнар оборонасы буенча укулар булды.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

27
март, 2021 ел
шимбә

26 март көнне Бигәнәй мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре тарафыннан» Нәүрүз бәйрәме " үткәрелде. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

26
март, 2021 ел
җомга

Саба муниципаль районының волейбол буенча авыл җирлекләре ир-ат командалары арасында чемпионат башланды. Сатыш авыл җирлегеннән 2 команда катнаша: Сатыш һәм Бигәнәй.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Сатыш авылында Нәүрүз бәйрәме гөрләп узды. Балалар һәм олылар арасында кызыклы уеннар оештырылды. Барлык катнашучылар ботка, коймак, кайнар чәйдән авыз иттеләр. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Республикабызның күпмилләтле халыклары бердәмлеге мәсьәләсенә зур игътибар биреп, Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә, 2021нче ел-Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы, дип игълан ителде. Шул уңайдан, Сатыш мәдәният йортында "Татар телем- рухи байлыгым" дип исемләнгән концерт булып үтте. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

19
март, 2021 ел
җомга

13 март көнне Сатыш авыл җирлегендә торучы, эшләүче һәм укучы ХАТЫН-КЫЗЛАР һәм ИР-ЕГЕТЛӘР арасында ВОЛЕЙБОЛ ярышы булды. Ярышта барлыгы 10 команда катнашты. Хатын-кызлардан- 3 команда, ир-егетләрдән- 7 команда: Сатыш, Болын очы урамы, Тау башы урамы, Сатыш мәктәп, ВИП җитәкчеләр, Бигәнәй-1, Бигәнәй-2.

Хатын-кызлар арасында: 

1 урын-Сатыш мәктәбе; 

2 урын-Яшьлек;

3 урын- Сатыш.

Ир-атлар арасында: 

1 урын- Бигәнәй-1;

2 урын- Бигәнәй-2;

3 урын- Болын очы урамы;

4 урын- Сатыш.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Сатыш авылы "Кояшкай" балалар бакчасында "Яз килә, яз килә, елмаеп кояш килә" дип исемләнгән чара үтте. Балалар яз турында шигырьләр сөйләделәр, җыр тыңладылар, табышмакларга җавап таптылар. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Сатыш авылы егете, Гарипов Язнур- татарча көрәш буенча үз үлчәмендә Чемпион России булды. Тренеры- Ермолаев Илдар. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

13
март, 2021 ел
шимбә

7 март көнне Сатыш авыл җирлегендә традицион кышкы спартакиада оештырылды.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

8 март көнне Бигәнәй мәдәният йортында  "Яз һәм матурлык турында" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде."Җирнең гүзәллеге хатын-кызда" дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.Хатын-кызларны бәйрәм белән котлап  Сатыш авыл җирлеге башлыгы Шәфигуллин Ф.Ф. чыгыш ясады. Бәйрәм программасы төрле яшьтәге хатын-кызларга чын бүләк булды, программада катнашучылар да, күпсанлы тамашачылар да уңай эмоцияләр алдылар. Бәйрәм программасы ахырында барлык катнашучыларга истәлекле сувенирлар тапшырылды.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International