Халыкара гаилә көне уңаеннан чара

2021 елның 16 мае, якшәмбе

15 майда бөтен дөнья  Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә. Гаилә - һәр кешенең тормышында иң кадерле, иң мөһиме. Гаилә –ул якыннар һәм туганнар, без яраткан, үрнәк алган , кайгыртучан кешеләр, кемгә игелек һәм бәхет телибез. Нәкъ менә гаиләдә без мәхәббәт, җаваплылык, кайгыртучанлык һәм хөрмәткә өйрәнәбез. Гаиләне әхлакый һәм рухи яктан тәрбияләү, аны ныгыту процессында китап, китапханә һәм мәдәният йорты мөһим роль уйный. Бигәнәй мәдәният йортында китапханә белән берлектә «Иң мөһим сүз-гаилә»дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Чараның максаты: балаларның гаилә турында күзаллауларын киңәйтү, гаиләдәге тынычлыкның гаилә әгъзаларының иминлеге, бәхет һәм сәламәтлек өчен төп шарт икәнлеген күрсәтү. Ата-аналар балалар белән бергә конкурсларда катнаштылар, музыкаль викторина сорауларына җавап бирделәр. Музыкаль конкурста балалар балачак, гаилә, дуслык турында җырлар җырладылар. Чарада катнашучылар «Бөтен гаилә  китаплар белән дус " дигән китап күргәзмәсе белән таныштылар. Чара күңелле һәм кызыклы үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International